РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча бөтен ил буенча социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла, ул гражданнарның җир кишәрлекләре чикләренә газны бушлай җибәрергә мөмкинлек бирә. Бу хокуктан газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары файдалана ала. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре әлеге программадан файдалану өчен нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәклеген аңлаттылар.
Яңа программа нәрсә бирә?
Парфюмерия продукциясен сатканда сатучы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы таләпләрен үтәргә тиеш.
Яңа елга озак калмады, димәк, нәкъ менә Яңа ел чыршысын сайлау турында уйланырга кирәк булган вакыт.
Иң мөһиме - нинди чыршы сайларга: табигый яки ясалманымы. Теге һәм бу очракта да үз плюслары һәм минуслары бар. Мәсәлән, натураль чыршы өйдә кабатланмас ылыслы хуш ис тарата, ләкин андый гүзәл озак яшәми - иң күбе ике-өч атна, ә аннары коела башлый. Ясалма чыршы озаграк сөендерә, ләкин аннан тышкы матурлыктан башка файда да юк.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 33 статьясындагы 2 өлеше, 14, 15 статьялары нигезендә, Буа шәһәренең Б.Хмельницкий урамы,29А урамы буенча урнашкан территорияне яңадан зоналаштыру тәкъдиме белән Буа шәһәре һәм Буа шәһәре башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын әзерләү турында» 96 номерлы карары чыгарылды.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә - 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә - 15.00 сәгатьтән.
Ярдәмегез өчен рәхмәт!
Без Буа шәһәрендә оекбашлар җитештерүне ачкан әниле- уллы Илсөяр һәм Илназ Гомәровлар турында язган идек инде. Гаилә ике станок өчен бина җиһазландырды һәм буш вакытта алар районда булмаган бизнес төре белән шөгыльләнә башлады. Хәзер Гомәровлар көненә 50-60 пар оекбаш җитештерәләр. Аларны җирле базарда саталар һәм интернет-кибетләргә чыгаралар.
«Яңа ел белән, ветеран!» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау матур гадәткә әйләнде.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысы да "Бердәм Россия» партиясе депутатларыннан яңа ел күчтәнәчләре алачак. Буа районында алар 13 кеше генә калды.
Яңа ел алды көннәре – бүләкләр, могҗизалар, шатлыклы һәм сихри вакыт. Буа районыннан 100 укучы бүген Буа драма театрына чакырылды, район башлыгы Ранис Камартдиновтан бүләкләр тапшырылды.
Аеруча уңышка ирешкән балалар бүләкләрне Ранис Рафисович кулыннан алдылар. Район башлыгы балаларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр.
Яңа ел бәйрәме белән шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин да котлады.
Кичә Яңа ел әкиятен карау белән дәвам итте.
Авыл өчен клуб нәрсә ул? Әлбәттә, авылның күңеле һәм йөрәге. Бу китапханә дә, балаларны һәм яшьләрне кызыксынулары буенча җыю урыны да. Бу - кичләрен һәм бәйрәм көннәрендә өлкән буын өчен ял итү урыны да.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракцияләренең өч дәрәҗәдәге депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.
Әлеге килешү җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнарны һәм башка норматив-хокукый актларны гамәлгә ашыру буенча уртак эш алып баруны тәэмин итәчәк, шулай ук район халкының икътисадый, социаль, мәдәни һәм башка мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү буенча төрле дәрәҗәдәге депутатларның конструктив, нәтиҗәле эшен алып барырга мөмкинлек бирәчәк.