ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2021 ел
шимбә

Район башлыгы Ранис Камартдинов Буа шәһәренең күп фатирлы йортларының ишегалларын йөреп чыкты.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул ишегаллары һәм күп фатирлы йортларның торышын тикшерде. 10нан артык ишегалды каралды. Идарәче компания җитәкчесенә йөкләмәләр бирелде, алга таба эшләү тәртибе билгеләнде.

Берничә ишегалдында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында 2021 һәм киләсе елларга төзекләндерү планлаштырыла.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Росреестрына еш кына хатаны – реестр яки техник хатаны ничек төзәтергә, дип сораучы гражданнар мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәлә буенча аңлатмаларны Росреестр эксперты Алсу Сафина бирә

Реестрдагы хата-ул хокукларны теркәү органына тапшырылган документлардан ЕГРНга күчерелгән хата.:

    Чараның максаты - балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту. Светофорлар көйләгән урам  чатларда кагыйдәләргә аерым игътибар бирелде.

    Балалар янына күңелле Светофор һәм Незнайка килде, алар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар. Алынган белемнәр ярдәмендә балалар җиңел генә табышмакларга җаваплар таптылар, уеннарда уйнадылар. Уеннар барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре  буенча белемнәрен ныгыттылар, шулай ук уңай хис-кичерешләр алдылар.

   Чараны оештыручылар мондый дәресләр тамашачыларның игътибарын, фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяда ориентлаша белүен үстерүгә ярдәм итә, дип саный.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен арттыру максатларында, ««ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автоном учреждениесе «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укулар тыңлаучылар өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.

 

 

«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы буенча быел республикада яшәүче 25 мең кеше IT-өлкәнең иң кирәкле юнәлешләренә өйрәнә башлаячак.

Татарстан бу юнәлеш буенча беренче ел гына алдынгы позицияләрдә түгел инде. Проект кысаларында укыту программалаштыру һәм ИТ-эшләнмәләр өлкәсендәге программаларда 24 перспективалы юнәлеш буенча алып барыла: ясалма интеллект, зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, яңа җитештерү технологияләре, сенсорика һәм робототехника компонентлары, чыбыксыз элемтә технологияләре, интернет әйберләр, нейротехнологияләр, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау һәм башкалар.

2 августта Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт керүенә чикләүләр кертелде. Бу югары янгын куркынычы (IV һәм V класслы ) белән бәйле. Чикләү Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм башка районнары чикләрендә 21 көнгә урман фонды территориясендә кертелә.


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа районына кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Патяшина Марина Александровна килде.

Эш визиты барышында Марина Александровна «Чайка» һәм «Бор» балалар - сәламәтләндерү лагерьларында булып, лагерьның эшен һәм ялын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү тәртибе белән танышты. Аны Буа районы  башлыгы Ранис Камартдинов озатып йөрде.

Һәр якшәмбедә Буа шәһәре урамнары буенча график нигезендә автомобиль йөри башлый, ул халыктан зур габаритлы чүп-чарын чыгарачак.

Түбәндә шәхси сектордан Буа шәһәре урамнары буенча каты көнкүреш калдыкларын (ботак, мебель, сабаклар) чыгаруның 2021 елның 8, 15, 22 һәм 29 августларына ГРАФИГЫН урнаштырабыз.

Көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты һәр якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтән башлана.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 5 августында төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә – төнлә-15-20 метрга кадәр).

Бүген, 4 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, дип фаразлый. Республиканың аерым районнарында яшенле, урыны белән боз булырга мөмкин.

 

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил,урыны белән 17-22 метрга кадәр көчле җил. Урыны белән 25 м/с кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.

Көндез республиканың көнчыгыш районнарында +32дән +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә. Көнбатышта салкынрак булачак-25-28 градус, көньякта — 29-32 градуска кадәр. Һава торышы начараю төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты узу белән бәйле булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International