ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Буада Буа шәһәре һәм Ульяновск шәһәренең ирләр командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Кунак командасын  тиешенчә каршы алдылар. Гадәттәгечә аларны милли киемнәрдәге гүзәл кызлар милли чәк-чәк белән сәламләделәр.

Ульяновск командасын Ульяновскның Засвияжск районы администрациясе башлыгы, шәһәр башлыгы урынбасары Наил Юмакулов, Ульяновск шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Вавилин, Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Егоров тәкъдим итте.


10
июль, 2021 ел
шимбә

Буалылар «Җиңү адымнары» проектында җиңү яулады. Ангелина Стрелкова- "Отрядның иң яхшы командиры"

9 июльдә «Россия минем тарихым» тарихи паркында «Җиңү адымнары» проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты. Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре Ранис Габитов җитәкчелегендә Буа районы делегациясе дә барды.


9
июль, 2021 ел
җомга

Мондый тәкъдим Дәүләт Думасы депутатыннан Бердәм Россиядән балалар белән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуда яңгырады. Ул партиянең Дәүләт Думасына сайлауларга барачак программасына керәчәк.

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсендә ковид госпиталенең икенче бүлеген ачарга мәҗбүр булганнар. 65 урынлы ике бүлекчә дә тулы. Амбулатор авырулар саны да көннән-көн арта.

Хастаханәдән алынган мәгълүматларга караганда, ун көн эчендә ковид  уңаеннан амбулаториядә дәваланучы авырулар саны 72 дән 297 кешегә кадәр арткан. Кабул итүгә коронавирус белән авыручыларның зур чиратлары барлыкка килде, ләкин ковидтан вакцинация ясауга чиратлар юк.

"Знамя" район газетасы журналистларының коронавирус һәм вакцинация белән бәйле хәл турындагы сорауларына район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Наилә Гыймадиева  җавап бирде.

Ранис Камартдинов һәм Ринат Гайзатуллин Буа районында башланган урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Алар «Авангард» кырларының берсендә булдылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайннары  «Ригат» сортлы борчак суктыралар.Тәбәнәк булуына карамастан, ул югары уңыш белән аерылып тора.

Ранис Рафисович белән Ринат Рәүф улы кыр хезмәтчәннәре белән аралаштылар. Аларның эш шартлары белән кызыксындылар, теләкләрен, уй-фикерләрен тыңладылар.

«Эш бара, барысы да яхшы. Техника көйләнгән, уңайлы. Урамда эссе һәм тузан, ә безнең кабиналарда салкынча һәм чиста - кондиционерлар эшли» , - дип сөйли комбайнчылар. Заманча техника икмәк игүченең хезмәтен җиңеләйтә.

Кыр хезмәтчәннәренә урып-җыю кампаниясен уңышлы үткәрергә, аз югалтулар һәм билгеләнгән срокларда уңыш җыеп алырга кирәклеген искәрттеләр.

Район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районының "Бор" һәм "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, анда балаларны кайнар тукландыруны оештыру һәм башка ял шартлары белән таныштылар.

Хәзерге вакытта әлеге лагерьларда 190 яшь буалы ял итә.

«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ исеменнән Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләре комплексы турында штормлы кисәтү килде.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, 15 июльдән КФҮ филиалларының барысы да, аучылык җир-суларында, ау этләре һәм ау кошлары белән, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу өчен, гаризалар кабул итә башлый.

Рөхсәтнамә бирү 2021 елның 20 августында башкарыла.

Рөхсәт алу өчен, республика территориясендәге КФҮ филиалына, аучылык районына карамастан (КФҮгә керү мәҗбүри медицина битлекләрендә) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу гашыйклар һәм сөючеләр, тормыштан бергә баручылар бәйрәме!

Бүгенге көн-ул бөтен гаилә белән бергә җыелып, үзләренең туганнарын һәм якыннарына аерым кайгыртуны күрсәтү өчен менә дигән форсат. Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар гаиләләренә табигатьтә гаилә утырулары оештырырга тәкъдим иттеләр. Чара барышында белгечләр балаларга бәйрәмнең тарихы, аның әһәмияте турында сөйләделәр, гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар. Социаль хезмәт алучылар, үз чиратында, үз гаилә традицияләре белән уртаклаштылар. Тәмле чәй эчкәннән соң балалар һәм өлкәннәр ромашкалардан тәкыялар  үрделәр һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Гаилә, мәхәббәт, наз һәм тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре безнең тормышыбызда бик мөһим. Гаилә кешегә мәхәббәт, ярдәм, тотрыклылык һәм шатлык бирә,һәм бәхетле балаларны тәрбияләү өчен бик кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International