ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Банкы тарафыннан ваклап сату инвесторларының яклануын һәм кулланучыларның финанс оешмалары продуктлары (хезмәтләре) белән канәгать булуын арттыру максатларында клиентларның (физик һәм юридик затларның) ышаныч дәрәҗәсен, гамәлгә ашырыла торган электрон технологияләр һәм сервисларның куркынычсызлыгына билгеләү өчен, халыктан сораштырулар үткәрү оештырылды.

Сораштыруны  QR-код һәм сылтама буенча узарга мөмкин.

Сораштыру аноним булып тора.

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 19 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур.,61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылып куярга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

2021 елның Декларация кампаниясе башланды 

2021 елның 1 гыйнварында Россиядә декларация кампаниясе башланды. 2020 елда алынган керемнәр турында салым түләүчегә хисап тотарга кирәк, әгәр:

  • милектә булган күчемсез милек яки автомобиль сатса;
  • арендага фатир яки бина тапшырса;
  • устав капиталында өлешләр булган кыйммәтле кәгазьләр сатуны гамәлгә ашырса;
  • чит ил чыганакларыннан керем алса;
  • якын булмаган туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр кабул итсә;
  • салым тотылмаган башка керемнәр алса. Мәсәлән, лотереяда зур булмаган суммада акча отса.

Шулай ук физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен гомуми салым салу режимында үз һөнәри эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башкалар тапшырырга тиеш.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Буада районда милли мәгариф торышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә район башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашында узды. Утырыш барышында Буа муниципаль районы мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар: мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү, балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү, этнокультура белеме булган мәктәпләрдә чуаш теле һәм әдәбияты укыту, мәктәптән тыш эшчәнлектә милли тәрбия бирү юнәлешләре. Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде: мәгариф учреждениеләрендә милли мәгариф проблемасына игътибарны көчәйтергә, ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барырга; Буа шәһәре мәктәпләрендә татар телле сыйныфлар санын арттырырга; педагогларга традицион педагогик технологияләр белән беррәттән, эшнең инновацион формаларын актив кулланырга.

 

Татарстан халкы Бөтенроссия халык санын алуда күп функцияле үзәкләр аша катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова ведомство киңәшмәсендә хәбәр итте.

"Берничә айдан соң КФҮгә Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен килергә мөмкин булачак. Күп функцияле үзәкләрдә стационар постлар эшләячәк", - дип сөйләде докладчы.

Мозаффарова билгеләп үткәнчә, гражданнарга шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында электрон битне мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге биреләчәк.

"Халык санын алу кампаниясе башлануга тулырак мәгълүмат биреләчәк", - дип аңлатты ул.

КФҮ директоры 2020 елда Татарстан Президентын сайлау һәм Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узуын искә төшерде.

 «Узган ел КФҮ сайлау процессына җәлеп ителде, урнашу урыны буенча тавышка гаризалар кабул ителде. Бу очракта без, әлбәттә, республика Үзәк сайлау комиссиясе белән бәйле рәвештә эш итәбез, һәм мин бу хезмәттәшлекне нәтиҗәле дип бәялим. Белгечләр шулай ук бердәм һәм профессиональ рәвештә сентябрь аенда узачак Россия парламентына сайлауларны эшләячәкләр дип өметләнәм», — дип ассызыклады ул.

Чуаш Республикасында 2001/2002 елларда туган яшүсмерләр арасында төбәкара турнир узды. Ярышларда 6 команда уйнады. Буа районыннан тренер Руслан Ибраһимов җитәкчелегендәге "Юность" спорт мәктәбенең волейбол бүлеге командасы катнашты.

Безнең 2005/2006 елгы егетләр, көндәшләренең яше һәм тәҗрибәсе булуга карамастан, лаеклы чыгыш ясадылар һәм төбәкара турнирның бронза призерлары булдылар. Шулай ук турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип безнең команда уенчысы-Насыйров Артур Марат улы танылды. "Теләсә нинди идеяләрне, теләсә нинди сәфәрләребезне һәрвакыт хуплаганнары, мөмкинлекләребезне бәяләгәннәре, балалар һәм тренерлар штабы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм, мондый ата-аналар белән мондый команда-таулар күчерерлек"- дип шатлана тренер.

 

Бу хакта Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында сөйләделәр

Быелдан башлап күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Сүз "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәве турында" 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.

Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турында белешмәләр элегрәк тә исәпкә алынган: БТИ - капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетлары - җир кишәрлекләренә. Әлеге хокуклар дәүләт тарафыннан танылган һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына теркәлүгә карамастан, дөрес дип санала.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына элек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәве хокук иясе теләге буенча уздырыла. Әмма ул милекне сату, бүләк итү, мене яки башка төрле килешү, шулай ук аренда, милекне залогка тапшыру вакытында мәҗбүри. Шулай ук шуны да истә тотарга кирәк, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына элек барлыкка килгән хокуклар турында белешмәләр булмаган очракта, күчемсез милеккә милек хокукы булуны раслый торган өземтә алу мөмкин түгел. Моннан тыш, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына хокукны дәүләт теркәвенә алу дәүләт тарафыннан милекченең мөлкәти мәнфәгатьләрен саклауны гарантияли.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарда катнашырга чакыра, темасы: «2021 елның 01 гыйнварында үз көченә кергән салым законнарында үзгәрешләр. Салым салуның патент системасын куллану үзенчәлекләре. 2021 елда физик затлар керемнәренә салымның 2021 елда исәпләнгән һәм тотып калынган салым агенты (6-НДФЛ формасы) белән исәпләп чыгару үзенчәлекләре» ул 2021 елның 11 февралендә 13:00 сәгатьтә булачак.

Семинар спикерлары: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Вебинар кысаларында каралган темалар буенча чатта язма рәвештә сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар  түләүсез.Һәр теләгән кеше катнаша ала.

Алдан теркәлү сылтама буенча.  Сылтама: https://events.webinar.ru/11289969/7852849

 


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу көнне,  2002 елның 4 февралендә,  кораллы дезертирларны тоткарлаганда биш милиция хезмәткәре һәм ике граждан  һәлак булган.

Шәһәр үзәгендәге фаҗигале вакыйгаларның 19 еллыгы кысаларында митинг узды, буалыларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев сәламләде.

«Бу вакыйгалар район тарихында эз калдырды. Якташларыбыз үз гомерләре бәрабәренә безнең куркынычсызлыгыбызны  якладылар. Безнең бурыч аларның исемнәрен истә тоту», - дип билгеләде ул.

Катнашучыларны Буа районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Ренат Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук, Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм пенсия фонды җитәкчесе Рафик Җәләлов сәламләделәр.

Шул вакыйгаларда һәлак булган хезмәткәрнең улы - Илназ Шәрәфетдинов  катнашучыларга игътибарлары һәм шундый хәтер көннәрен үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Митингта катнашучылар кыю һәм батыр якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннары күккә ату - һәлак булганнар хөрмәтенә салют һәм чара  чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп каршындагы ЮИД отряды муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э.И. белән берлектә «Пристегните себя и ребёнка» акциясен уздырды. ЮИДчылар ата-аналарга балаларны тотып тору җайланмаларын куллануның мөһимлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искә төшерделәр.

Ата-аналарга шулай ук белешмәлекләр тапшырылды, ә балаларга яктылык кайтаручы шнурлар һәм «Добрая дорога детства» газетасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International