Талпан вируслы энцефалит һәм аны профилактикалау чаралары
Талпан вируслы энцефалит- үзәк нерв системасының өстенлекле зарарлануы белән кискен йогышлы вируслы авыру. Авыруның нәтиҗәләре: тулы терелүдән башлап, гариплеккә һәм үлемгә китергән сәламәтлек бозылуга кадәр.
Ничек йогарга була?
Авыру йоктыручы (арбовирус) кешегә талпан вирусы белән зарарланган селәгәй белән бергә беренче минутларда бирелә:
-урманнарда, урман паркларында, шәхси бакчачылык - бакча кишәрлекләрендә эндемик урманнарда, урман- паркларда булганда;
- талпаннар ( этләр, мәчеләр) яки кешеләр- кием-салым, чәчәкләр, ботаклар белән алынган вакытта;
-, талпаннар күпләп һөҗүм иткән чорда вирус сөттә булырга мөмкин, кайнатылмаган кәҗәләр (барыннан да элек), сарыклар, сыерлар, буйволлар сөтен кулланганда да йоктырырга мөмкин.
- талпан утырган тире урынын кашыганда яки талпанны сытканда вирус керегә мөмкин
Физик затлар мөлкәтенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең мөлкәт салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта бу узган ел дәвамында ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән физик затларга кагыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көзге культураларны күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш районнары керештеләр.
Иртә яз килүгә бәйле рәвештә, буалылар предприятие, оешма территорияләрен, шулай ук кыштан соң, беркетелгән урамнарны тәртипкә китерүгә керештеләр. Буа районының күп кенә оешмалары хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Чүп-чар, узган елгы яфракларны җыештыруга, очкан кәгазь-пакетларны җыеп, беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштыруга зур энтузиазм белән тотындылар. Өмә безнең шәһәрне чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә торган чара да. Аеруча активларны да билгеләп үтик. Бу «Район мәдәният йорты» МБУсе, Ял үзәге, Үзәк китапханә, Буа туган якны өйрәнү музее, Ветеринария берләшмәсе һәм Ветеринария лабораториясе коллективлары. Алар беренчеләрдән булып шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Мондый актив позиция үрнәк булыр һәм башкалар тарафыннан хупланыр дип ышанабыз.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан, 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
Шулай итеп, гражданнарны шәхси кабул итү, шулай ук атна саен Казанда Авангардная урамы, 74 (7 подъезд) адресы буенча үткәрелә торган гражданнарга консультация бирү вакытлыча туктатылды – аерым күрсәтмә чыкканчы. Әлеге чаралар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә гамәлдә.
20 марттан 13 апрельгә кадәр алдан планлаштырылган БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары үткәрү вакыты күчерелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Хөрмәтле буалылар! Сезне РФ Оборона министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына гамәлгә ашырыла торган «Хәтер юлы» Бөтенроссия проектына кушылырга чакырабыз.
Без анда һәр гаиләне, һәр кешене катнашырга чакырабыз! «Хәтер юлы» - ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кеше турында мәгълүматларның бердәм базасы. Хәтер юлы-«Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә сугышта катнашучыларның исемнәре һәм портретлары язылган мемориал. Бу бурычны үтәү өчен сугышта катнашучылар турындагы фотоматериалларны эзләү һәм чагыштыру, аларны зур мемориалга урнаштыру буенча зур эш башкарасы бар.
Һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган авыруларны кисәтү максатыннан Кыят авыл җирлегендә ФАП хезмәткәрләре мәктәптә марля бәйләвечләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Битлекләр кытлыгы уңаеннан паникага бирелү урынына, аны кулданда ясап була икән.
«Сугышның йөзе хатын-кыз түгел» проекты Бөек Ватан сугышы кагылган һәр хатын-кызның тарихын саклап калырга тиеш.
Проектның максаты – сугышта катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.
Әлеге проект кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Буа бүлекчәсе белән берлектә тыл хезмәтчәне Габитова Сания Вәлимөхәмәт кызы белән очрашу оештырдылар. Комплекслы үзәк белгечләре ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, волонтерлар чәчәкләр тапшырдылар, шигырьләр укыдылар, бүгенге буын яшүсмерләре тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Бу вакытка кадәр, «дача амнистиясе» н озайту аркасында, татарстанлылар төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә, мондый күчемсез милеккә хокукны теркәү мөмкинлегенә ия.