Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең, хезмәтне саклау буенча белгечләре өчен 2020 нче елда Бөтенроссия олимпиадасын үткәрүе турында хәбәр итә. Катнашу бушлай.
29 ноябрьдән башлап телевизордан 20 түләүсез санлы каналны караучы буалылар “Татарстан-Яңа гасыр” - “Татарстан-Новый век” телеканалы тапшыруларын ОТР (Россиянең иҗтимагый телевидениесе) каналында чиста форматта карый алалар. Региональ тапшырулар иртән 6дан 9 сәгатькәчә, кич 17дән 19 сәгатькә кадәр эфирга чыга.
Район хуҗалыклары алдында бүгенге көндә киләсе ел уңышы өчен җитәрлек орлык запасы әзерләү бурычы тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул 28 мең тонна тәшкил итә.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда орлыкны эшкәртеп, анализга тапшыру бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, киләсе елга хуҗалыклар кырларына барлыгы 10 мең тонна орлык чәчү планлаштырыла. Ә инде амбарларда запас фонд, страховкалау фонды һәм көздән чәчелгән мәйданнарны яңадан чәчү өчен дә җитәрлек орлык әзерләп куелган. “Россельхозүзәк”нең районара бүлегенә тикшерүгә китерелгән 16 мең тонна чәчүлекнең 13 мең тоннасы бүген тикшерү узган
10 декабрь көнне 17 сәгатьтә район мәдәният сараенда муниципаль район башлыгы Кубогына “Яшьләр коррупциягә каршы” дип аталган эшче яшьләр КВН-фестивале уза.
Анда “Буа электр челтәрләре”, “Карлинский” ит йорты, районның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командалары катнаша.
Рәхим итегез! Керү түләүсез.
Күз курка, кул эшли, диләр. Буа шәһәрендә яшәүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар да моннан җиде ел элек күркә үстереп сату эшенә керешкәч: “Башкарып чыга алырбызмы?” – дип борчылганнар. Шөкер, хәзер алар районда кош-корт асраучы иң уңышлы хуҗалыкларның берсе.
Бүгенге көндә алар хуҗа-лыгында 500 башка якын күркә, 800ләп башка якын бройлер тавык асрала.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Һөнәри керемгә салым-2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә кулланыла торган яңа махсус салым режимы. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.
«Бала + Ата-ана + Педагог = Дуслар» дип исемләнгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан «Светофорик» балалар бакчасында «Тату төркем серләре» дигән конкурс узды. Чараның төп темасы: “Гаилә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең юлларда үз-үзеңне тоту буенча уртак эше". Бәйрәмдә Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлекчәсе бүлеге начальнигы А. В. Сергудаева катнашты, ул җиңүчеләрне һәм катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
«Светофорик» балалар бакчасы җитәкчелеге һәм коллективы бәйрәмдә катнашкан барлык ата-аналарга зур рәхмәтен белдерә һәм гаилә бәйрәме бер-берсен якыннанрак белергә, берләшергә, үзара аңлашу һәм бердәмлеккә тагын бер адым ясарга ярдәм итте, дип өметләнә.
Ел саен декабрьнең беренче көннәрендә илебездә инвалидлар декадасы үткәрелә. 5 декабрь көнне декада кысаларында Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Күңелдә нур саклана" дигән чара узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән 30дан артык укучы катнашты. Чара кысаларында "Төрле-төрле курчаклар"дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үзәк педагоглары "Яңа ел кар бөртеге", "Яңа ел карабуреге", бию аэробикасы кебек кызыклы мастер-класслар әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара барысына да бик ошады.
Буа ветеринария техникумы базасында районның гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар Казан аграр университеты һәм Казан ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очраштылар. Укучыларга уку йортлары һәм кабул итү кагыйдәләре, уку формалары турында кызыклы мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. Кунаклар арасында әлеге югары уку йортлары студентлары да бар иде, алар чыгарылыш сыйныф укучыларына яшәү һәм уку шартлары, укудан соң студентларның шөгыльләре турында сөйләделәр, үз тәэсирләре һәм теләкләре белән уртаклаштылар.
Универсаль элемтә хезмәтләренең үтемлелеген арттыру кысаларында шуны хәбәр итәбез: «Ростелеком» ГАҖ 2019 елныж 15 ноябреннән башлап универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан Россия Федерациясенең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.
Универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннары социаль функция башкара -бу әле дә күп кенә ерак торак пунктларда бердәнбер элемтә чарасы.