ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәте тарафыннан «юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру» сервисы эшләнде, ул юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алганда салым органына электрон документлар җибәрергә мөмкинлек бирә.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

    Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов  Валерий Авандейкин , Алмаз Вәлиев, Әмир Гайнетдинов һәм  Булат Гыйниятуллинга хәйрия ярдәме күрсәтте.  Ранис Рафис  улы аларның гаиләләре белән очрашты  һәм  ноутбуклар, җылы келәмнәр бүләк итте.  Ата-аналар һәм балалар белән көндәлек тормышлары, килеп туган проблемалар турында сөйләште, аларга күңел көрлеге, якыннарының һәм туганнарының таянычлы һәм игътибарлы булуларын  теләде.

Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә. Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган иде һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.

2008 елның 30 апрелендәге 56-ФЗ номерлы «Тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруга дәүләт ярдәме турында» гы Федераль закон кысаларында тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре күчергәндә түләү документында  түбәндәгеләр булырга тиеш:

- «ТР буенча ФКИ» (ТР буенча РПФ бүлеге) алучысы;

- Алучының реквизитлары: ИНН 1653017530;

- КПП 165501001;

- ОКТМО 92701000;

- Исәп-хисап счеты 401018108000000010001;

- КБК 39210202041061100160 яки КБК 39210202041061200160;

- иминләштерүченең теркәү номеры.

Югарыда күрсәтелгән реквизитларның берсе  дөрес күрсәтелмәгән очракта-түләүләр ачыкланмаган түләүләргә күчереләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан вафат булган туган-пенсионерның билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзалары тарафыннан пенсияләрне хокуксыз алу очраклары ачыкланды. Мондый хәлләргә юл куймас өчен һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кредит оешмалары аша пенсия алучыларны тиз арада актуальләштерү турында карар кабул итте.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев катнашты.

4-6 декабрьдә "Казан-Экспо" күргәзмә комплексы территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара күргәзмәсе ачылды.  Буа районын күргәзмәдә   шәһәрнең Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Белем бирү робот техникасы" һәм "Горизонт" берләшмәләре укучылары тәкъдим итә, алар 2 нче лицей һәм М.Вахитов исемендәге гимназия базасында эшли.

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә – ул ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышлана. Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең яшь армиячеләре бүген шәһәрнең мемориаль комплексына  чәчәкләр салдылар.  Бу дата - 1966 елда, немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, 3 декабрь көне Мәскәү Кремле диварлары янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнүгә бәйле рәвештә сайланган.

Инвалидлар декадасы һәм Халыкара волонтер көне кысаларында 3 декабрь көнне Үзәк китапханәдә лицей – интернатның 5 сыйныф укучылары катнашында «Үзеңнән башла-волонтер бул» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Резедә Низамова балаларны бәйрәм белән таныштырды, волонтерларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген, волонтерлар эшли торган чараларның ничек оештырылуын, волонтер отрядларының нинди сыйфатларга ия булуларын сөйләде. Чара социаль роликлар һәм видеофильмнар күрсәтү белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар волонтерлар гимнын башкардылар.

Хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Чакырылыш башланганнан бирле Буа муниципаль районыннан 47 егет чакырылган. Бүген иртән 9 егетне армиягә озаттылар. Яшүсмерләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов та озатырга килде. Ул ата-аналарга улларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, яшьләргә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау кайтуларын теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International