ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен (түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының булмавына инаныгыз (Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетларда балигъ булмаган балаларның).

2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла.

Бу хакта Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашуда хәбәр итте.

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул  20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шикәр заводы паркында «Ишегалды уеннары» технологиясе буенча хәрәкәтчән уеннар үткәрде.

Белгеч белән бергә балалар урамда уйнарга мөмкин булган төрле атрибутлар кулланып, уеннар турында искә төшерделәр һәм яңаларын өйрәнделәр. Бу юлы уеннар өчен малайлар һәм кызлар туплы уеннар сайладылар. Вакыт күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте,әмма яхшы кәеф әле озакка калачак.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Айрат Фәррахов шулай ук Буа районы яшелчәчеләре Фирдүс Салаватуллин һәм Илсур Йосыпов белән дә аралашты. Фермерлар кырларында хәзер эш кайный, алар кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге җыялар. Уңышны  районда һәм республика башкаласында саталар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов, яшелчә үстерүчеләрнең саклау өчен мәйданчыклары булуга карамастан, язга якынлашкан саен, яшелчәләр сәүдә халәтен югалталар, чөнки яшелчә саклагычлар махсус кондиционерлар белән җиһазландырылмаган, дип сөйләде. Шуңа күрә хәзер районда кооперативлар төзү буенча эш алып барыла, ул вакытта уртак көчләр белән гомуми техника, махсус җайланмалар сатып алыначак, өстәвенә, дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелә.

Буа районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәррахов килде. Эш сәфәре кысаларында ул җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булды, район халкы белән сөйләште.


7
август, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән җәмгыятьтә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе - Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сез заманча кешенең яшәеше - уңайлы һәм төзекләндерелгән тормыш өчен шартлар тудырасыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән буалыларның тормыш сыйфаты яхшыра: юллар салына, сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзелә.

Мәдәни үсеш үзәгендә төзүче һөнәре вәкилләре адресына җылы котлау сүзләре яңгырады.

«Сезне чын күңелдән җәмгыятьтә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе - Төзүчеләр көне белән котлыйм! »,- дип мөрәҗәгать итте төзүчеләргә һәм тармак ветераннарына Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. «Сез заманча кешенең яшәеше - уңайлы һәм төзекләндерелгән тормыш өчен шартлар тудырасыз. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә буалыларның тормыш сыйфаты яхшыра: юллар салына, сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзелә», - дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы Ранис Камартдинов Буа шәһәренең күп фатирлы йортларының ишегалларын йөреп чыкты.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул ишегаллары һәм күп фатирлы йортларның торышын тикшерде. 10нан артык ишегалды каралды. Идарәче компания җитәкчесенә йөкләмәләр бирелде, алга таба эшләү тәртибе билгеләнде.

Берничә ишегалдында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында 2021 һәм киләсе елларга төзекләндерү планлаштырыла.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Росреестрына еш кына хатаны – реестр яки техник хатаны ничек төзәтергә, дип сораучы гражданнар мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәлә буенча аңлатмаларны Росреестр эксперты Алсу Сафина бирә

Реестрдагы хата-ул хокукларны теркәү органына тапшырылган документлардан ЕГРНга күчерелгән хата.:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International