ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар икеайлык узачак. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чара территорияләрне санитар чистартуны тәэмин итү һәм халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирә торган халәткә китерү максатыннан игълан ителде. Торак пунктлар, шәһәр яны урманнары, су объектларының су саклау зоналары, автомобиль һәм тимер юлларны аерып чыгару полосалары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар, халыкның күпләп ял итү урыннары, ял итү базалары, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә рөхсәтсез чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

 

   Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа муниципаль районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге психологы С.В. Шакирова җитәкчелегендә «Преодоление» клубы әгъзалары «Әниемә бүләк» бәйрәм открыткасын әзерләү буенча иҗат сәгатендә катнаштылар.

    Чараның максаты - якыннарыңа карата мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, кул хезмәте аша иҗади сәләтләрне ачу, уңай хис-кичерешләрне үстерү.

    Оста кулларда эш күңелле һәм җиңел барды. Открыткалар матур килеп чыкты. Балалар үзләренең иҗатын төсле кәгазьдән ясалган чәчәкләр белән бизәделәр.  Нәтиҗәдә, барысы да  эшләреннән  канәгать калдылар.

   Иҗади сәгать файдалы узды һәм кәеф күтәренкелеге китерде.  

2021 елның 26-28 февралендә Казанда Батыр спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышлар 14-20 яшьлек кадетлар һәм яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә һәм 10-13 яшьлек балалар арасында Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды.

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт ,Түбән Кама, Яшел Үзәннән,  Ак Барс " клубыннан һәм безнең Батыр спорт мәктәбеннән, барлыгы 300 дән артык спортчы катнашты .Шуларның 10 сы Буа спортчылары иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.

Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да ихтирамлырак. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды.

Конкурста, кимендә 2 буын фермерлар булган һәм крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы дип,  беренче буын башлыгы дип таныла.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен яңа программа эшләде. Яңа программа Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь гаиләләр өчен «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа ярдәмендә бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр дә, коммерция структураларында да, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә фатир алырга мөмкин.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә һәм җир салымына салым буенча салым түләүләре (вычет) бирелә. Аларны ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин, аларның өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган очракта.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә өстәмә салым түләүләре бирелә. Мәсәлән, әгәр дә салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул вакытта салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт чигерү һәм һәр балага исәпләгәндә 5 квадрат метр өстәмә чигерү кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 һәм квадрат метрлы фатирның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре аз хәрәкәтләнүче гражданнарның һәм инвалидларның туганнары өчен “Мәктәп тәрбия һәм тернәкләндерү” программасы буенча өйдә дәресләр үткәрәләр.  Дәресләр тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.

Чираттагы индивидуаль дәрестә белгечләр инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучының хатынын тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары белән таныштырдылар, аларның өй шартларында авыруларны тәрбияләүдә роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес барышында бер гаилә  утыргычка борылышлы мендәр (йомшак диск) һәм караватта күтәрелә башлау өчен баулы баскыч сатып алу теләген белдерде.

Озак вакытлы тәрбия системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр ортопедия салонында кирәкле техник тернәкләндерү чараларына заявканы рәсмиләштерүдә ярдәм иттеләр.  Якын арада кирәкле товарны китерү көтелә.

Халыкара хатын-кызлар көне (8 март) бөтен дөньяда бәйрәм ителә. Бу көнне хатын-кызларның милли чикләргә, этник, тел, мәдәни, икътисадый һәм сәяси аерымлыкларга карамастан ирешкән уңышлары билгеләп үтелә.

Халыкара хатын-кызлар көне безгә Татарстан Республикасы, туган як, шәһәр, бистә үсешенә үз өлешләрен керткән, тормышта һәм хезмәтебездә билгеле бер уңышларга ирешкән аналар, әбиләр, тулаем алганда хатын-кызлар турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Үсеп килүче буында рухи-әхлакый үсешнең югары дәрәҗәсен, гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, республика тормышында хатын-кызның, гаилә ролен булдыру, киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр җитәкчеләренең, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итү максатларында, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «Сез - безнең горурлыгыбыз!» акциясенә старт бирелде (алга таба - Акция»).

Тэги: Тэги: #УПРвРТ8марта

3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Буа районы 3 ел дәвамында «Россия Студентлар отряды» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә, шулай ук студентлар инициативаларын бергәләп яклый һәм гамәлгә ашыра. Исегезгә төшерәбез, 24 февральдән 3 мартка кадәр район территориясендә «Карлы десант» бөтенроссия патриотик акциясе узды. Акциядә Буа ветеринария техникумы, Казан дәүләт энергетика университеты, Алабуга «Казан федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты студентлары катнашты.

Бер атна эчендә «десантчылар» ветераннарга, ялгыз өлкән гражданнарга һәм Яңа Чәчкап, Кырык Садак, Вольнистан, һәм Әлки авылына ярдәмгә мохтаҗ авыл халкына ярдәм күрсәттеләр. Чара кысаларында студентлар мәктәп укучылары өчен мастер-класслар узды, социаль-мәдәни объектларда, Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International