Инде 2011 елдан бирле Буада СССРның спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары уза. Ачык ярышларда Буа, Казан, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районы чаңгычылары 5 төрле яшь төркемендә катнашты. Алар-профессиональ спортчылар һәм чаңгычылар-һәвәскәрләр. Катнашучыларны район җитәкчесе урынбасары Илдар Еремеев, шулай ук СССР, РСФСРның спорт мастеры, СССР Кораллы Көчләре призеры, Россия чемпионатлары призеры, «Россия һәвәскәрләр чаңгы берлеге» төбәк бүлеге рәисе Мәнсур Әхмәдиев сәламләде.
Әлеге чараның инициаторы-спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйковның улы - Айдар Сабирҗан улы буалыларга оештырудагы активлыклары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров ел саен бу чарада катнашырга тырыша. Быел да Ирек Мөнир улы Айдар Сабирҗан улы белән бергә җиңүчеләрне бүләкләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел СССРның спорт мастеры Ания Галимуллина үз студентлары белән килгән иде. Укытучылары белән бергә Казан архитектура төзелеш университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты студентлары да ярышты.
18 февральдә 7.10 сәгатьтән соң «Татарстан радиосы»нда «Яңа көн» программасы эфирында күчемсез милек белән алыш-биреш ясау үзенчәлекләренә багышланган интервью чыгачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова 2020 елда ана капиталын кулланып торак сатып алганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәклеге турында сөйләячәк. Балигъ булмаган балаларның милкенә карата алыш-биреш ясаганда гомуми кагыйдәләр ничек билгеләнгән һәм бергә алынган мөлкәт булган алыш-бирешләрне башкарганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – бу сорауларга ачыклык кертәчәк.
Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Бүген Буа шәһәрендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган истәлекле чаралар узды. Анда Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары һәм башка хезмәт вәкилләре катнашты. Чаралар үзәк мәйданда митингтан башланды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, катнашучылар драма театрына юнәлделәр, анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның тол хатыннары һәм якыннары өчен тантаналы очрашу оештырылды.
Сәхнәдән тантанада катнашучыларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов сәламләде. "Хөрмәтле ветераннар, сезнең хәрби, гражданлык кебек көчле рухыгыз үсеп килүче буынны тәрбияләүдә кирәк. Сез күпмилләтле Ватаныбыз халыклары арасында тынычлыкны, татулыкны һәм дуслыкны саклауның мөһимлеген аңлыйсыз. Без үткәннәрне танып, тарихның яңа дәресләрен исәпкә алып, интернациональ батырлыкны кадерләячәкбез һәм үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган солдатларны һәм офицерларны мәңге истә тотачакбыз", - дип билгеләп үтте ул һәм барысына да сәламәтлек, ныклык, иминлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч теләде.
РФ Хөкүмәте Росреестрга җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салу һәм дәүләт сәясәтен эшләү буенча функцияләр бирде. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Хезмәт эшенә, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлү нигезендә, вице-премьер Виктория Абрамченко кураторлык итәчәк. Росреестрдан тыш, Виктория Абрамченко карамагында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Табигать министрлыгы бар.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко вәкаләтләрнең Росреестрга күчүен җир әйләнеше белән идарә итүнең үтә күренмәле вертикален булдыруның мантыйкый нәтиҗәсе дип атады. "Җир ресурслары-территорияләр белән идарә итү нигезе һәм икътисадның барлык тармакларында да җитештерүчәнлекне арттыру өчен база. Бу төзелеш өчен киңлек базисы, авыл хуҗалыгы өчен җитештерү чарасы. Бүген Хөкүмәтнең өстенлекле бурычы-милли максатларга ирешүгә юнәлдерелгән системалы эш булдыру. Аларның күбесе, торак төзелешеннән алып авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауга кадәр, җирне нәтиҗәле файдалануга турыдан-туры бәйле", - диде Виктория Абрамченко.
Яңа Чәчкап авыл мәдәният йортында «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән кичә узды, анда тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның уллары, хезмәт ветераннары катнашты. Авыл мәктәбе укучылары да килгән иде.
89 яшьлек Сәфәргали 1941 елда арышның уңуы, хатын-кызлар, картлар һәм балаларның кырларда арыш суктыруын, аннан җигүле сыерда Буага ашлык кабул итү пунктына илтәләрәрен искә төшереп сөйләде.
2020 елның салым чорыннан оешмалар өчен транспорт һәм җир салымнары өчен ташламалар бирүнең гариза бирү тәртибе гамәлдә. Ул 2009 елның 15 апрелендәге, 63-ФЗ номерлы һәм 2009 елның 25 сентябрендәге 325-ФЗ номерлы Федераль законнар белән билгеләнгән. Күрсәтелгән тәртип үз көченә кергәнче Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрнең еш бирелә торган сорауларына җавап бирде.
Шулай итеп, салым органына ташлама турында гариза бирү срогы салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләренә карый торган оешма теләге буенча билгеләнә. Мәсәлән, махсус икътисади зона резидентлары, Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмалары, халык сәнгать һөнәрләре оешмалары шундыйлардан. Шул ук вакытта, ташламалар бирү турында хәбәр итү өчен, салым органы оешманың гаризада күрсәтелгән чор өчен тиешле ташламага хокукын раслаучы белешмәләр булырга тиеш. Ташламаның гамәлдә булу чоры расланмаган очракта, салым органы аны бирүдән баш тарту турында хәбәр җибәрә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә интернет аша видео аша кабул итү булды, аны җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина үткәрде. Кабул итүгә Әлмәт кешесе мөрәҗәгать итте, анда күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсе каралды. Онлайн-консультация барышында гражданинга килеп туган проблемалы ситуациядән чыгу буенча киңәшләр бирелде.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт нәтиҗәсендә, Казанга килмичә, граждан ведомство җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керә һәм оператив рәвештә үз мәсьәләсен хәл итә алды.
Исегезгә төшерәбез, бу мөмкинлеге Интернеттан файдалану мөмкинлеге булган һәр мөрәҗәгать итүченең бар. Видео-кабул итү бигрәк тә башка шәһәрләрдә һәм авылларда, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен уңайлы.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан ук электрон адреска skype@rosreestr.org. гариза җибәрергә кирәк. Гаризада ФИО, Skype логинын, телефон (өй яки кәрәзле) номерын, e-mail (электрон адрес) һәм сорауны күрсәтергә кирәк.
«Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумы– яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган төп мәйданчык, анда һәр яшь кеше һәм команда, үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, идеяләрен тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.
“Коррупциягә каршы көрәш хакында”гы федераль законның даими нигездә булмаган вәка-ләтләрен тормышка ашыручы авыл җирлеге депутатларының керемнәрен декларацияләү тәр-тибен гадиләштерү өлешенә төзәтүләр кертелде.
Муниципаль район башлыгының коррупция мәсьәлә-ләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, авыл җирлеге депутатларының вәкаләтле органы депутатлары сайланганнан соң дүрт ай эчендә үзләренең керемнәре, милекләре һәм милеккә булган җаваплылыгы, хатынының яисә иренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре турында белешмәләр бирергә тиеш. Моның белән алар закон нигезендә кабат декларация тапшырудан азат ителә. Тик әгәр дә бер ел эчендә ул күчемсез милек, җир, автомобиль, зур суммага кыйммәтле кәгазь алса, кабат декларация тапшырачак. Әлеге закон депутатларның эшчәнлеге нәтиҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы тыл хезмәтчәннәренең хәлләрен даими белешеп тора. Шушы көннәрдә алар “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” республика акциясе кысаларында Наилә апа Сабировада кунакта булдылар.
Гөлнур апа Сәлахованың баян сузуы астына җырлап кергән үзешчәннәрне шатланып каршы алды ул. Аның иркен йортында мондый очрашулар беренче тапкыр гына оештырылмый. Шуңа да “Аулак өй”гә, үткәннәрне искә төшерербез, дип, иң кечкенә сеңелесе Розаны, бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән Галиябану апа Әхмәтшинаны, Василә апа Шиһапованы, Рушания апа Камалованы да чакырган. Зал уртасына түгәрәкләп утырып, гапләшә-гапләшә дегәч үрделәр, орлык бөрчекләделәр, аларны бер-берсе белән алмаштылар. Яшьлекләрендәге моңлы көйләрне суздылар, тәмләп чәй эчтеләр. Бүгенге тормышларына шатлансалар да, һәрберсенең күңелендә сугыш еллары эзен калдырган яра аларның. Наилә апа араларында иң өлкәне. Сугыш башланганда аңа унынчы яшь була.