Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда 24-30 апрельдә иммунлаштыру атналыгы үтә. Ел саен узучы әлеге чара иммунлашуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату өчен оештырыла. Прививкалар ярдәмендә Европада ел саен 3 миллионга кадәр кешене дифтерия, коклюш, кызамык, паротит, кызылча, столбняк кебек авырулардан саклап калалар. Вакциналаштыруга буалылар ничек карый?
Яз җитеп көннәр җылыну, яшел үлән тишелеп чыгу белән авыл халкына чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алу, үстерү мәшәкате дә өстәлә. Тик аларның токымын, томшыгын, аягын, башка билгеләрен генә тикшереп калмыйча, кош гриппы булмаган территориядән китерелүенә дә инанырга кирәк. Районда әлеге авыру белән бәйле узган елгы күңелсез хәлләр кабатланырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Бүген Казанда «ВолгаСтройЭкспо» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, аның кысаларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсын оештыруда актив эше өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты диплом белән бүләкләнде. Күргәзмә ачылышында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 5 нче социаль участокта Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара үткәрде. Чараның төп максаты булып яшүсмерләргә түләүсез һәм авыр тормыш шартларында теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча аноним консультатив ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү торды.
Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыкара җир көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды. Бәйрәмдә социаль хезмәт алучылар бу көнне бөтен дөньяда ни өчен билгеләп үтүләрен белделәр, викторинада катнаштылар, үз куллары белән «Җир – безнең уртак йортыбыз, анда булган нәрсәләрне сакла!» исемле плакат ясадылар,аны матур чәчәкләр белән бизәделәр. Чара ахырында катнашучылар туган табигать һәм җир турында үзләренең яраткан җырларын башкардылар, олы уртак йортыбызга - Җиребезгә рәхмәт белдерделәр.
Ромашкалар болыннары , сыерчыкның шатлыклы сайраулары, хайваннар һәм үсемлекләр белән аралашудан шатлык - "Теремок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү нәкъ менә шуннан башлана да инде.
Мәктәпкәчә яшьтәге экологик культура нигезләрен формалаштыру зарурлыгына хәзер беркем дә шикләнми. Практикада еш кына балалар, практик эшчәнлектә кулланмыйча, табигать турында билгеле бер күләмдә экологик төшенчәләр һәм белемнәр үзләштерәләр. Табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү бурычы өстенлекле булырга тиеш. Нәкъ менә Халыкара җир көнендә «Теремок» балалар бакчасында традицион рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне яшь экологлар рәтенә алуга багышланган тантаналы бәйрәм үтте.
Казан шәһәренең " МЕГА" сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстанның нәни гүзәле-2019» XVIII Республика матурлык һәм талантлар конкурсының сайлап алу туры узды, анда бөтен республикадан 47 катнашучы, визитка һәм иҗади номер әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурста Буа муниципаль районыннан 1нче Буа балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гафурова Айгөл һәм Салаватова Алсу катнашты. Алар конкурсның финалына уңышлы узды һәм 18 майда Татар дәүләт филармониясендә узачак «Татарстан Мини Миссы-2019» титулы өчен көрәшергә мөмкинлек алдылар.