ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә генә ике коллеганы исерек килеш автомобильгә утырган өчен хөкем иттеләр. Эшләрне Буа районы буенча 2 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Гүзәл Усманова карады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, быел комбайнчылар алдында 55050 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.
Бердәм дәүләт имтиханнарыннан шүрләп балаларын тугызынчы сыйныфтан соң ук мәктәптән чыгарып, урта-махсус уку йортларына урнаштырабыз диюче әти-әниләр елдан-ел күбәя.

27
июнь, 2014 ел
җомга

Районда терлекләргә кышка азык әзерләү дәвам итә
Элеккеге сыйныфташларның очрашуы гадәти хәл, шуңа да газетабыз битләрендә аңа урын биргәнебез юк диярлек. Ә менә М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне моннан 60 ел элек тәмамлаучылар җыелуын ишеткәч, кызыксына калдык. Килә алырлармы һәм нинди алар бүген сигезенче дистәне тутырып килүче кичәге укучылар? 

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Чыгарылышларның, аларның әти-әниләренең шәһәр паркында җыелуы, “отличникларга” алтын, көмеш медальләр тапшыру тантанасы үткәрү соңгы берничә елда тәмам традициягә керде. Купшы киемле егет-кызларны күреп калырга бөтен шәһәр халкы килә иде. Быел “үзәк”тә бал көтмәгез, чөнки ...чыгарылышларның берсе дә медаль ала алмады.
Әле дә хәтерлим, китапханәгә барып кыштыр-кыштыр китап сайлау минем өчен бер бәйрәм иде. Бер кочак “байлык” күтәреп кайтып, аны эштән бушаганда, әни күрмәгәндә уку ләззәтен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Кызык, бүген кеше китап укыймы икән? Әллә “әдәбият җене кагылу” бөтенләй модада түгелме?

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
26 июнь һәр елны халык –ара  наркотикларга  каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә.Шушы уңайдан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре шәһәр яны сәламәтләндерү  лагере “Чайка” да наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәткән чара үткәрделәр.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Казан Сабантуена муниципаль район башлыгы Азат Айзектуллов җитәкчелегендә делегация барды
“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена. Киләчәккә планнар аның туган якны өйрәнү музеенда узган “Гомерләр заяга узмасын” дип исемләнгән тәүге җыенында билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International