Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлгән керемне арттыруга һәм күләгә секторыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрен чыгаруга юнәлтелгән. Проектны уздыру кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге табышны яшерергә ярдәм итә торган сәбәпләр билгеләнәчәк һәм әлеге өлкәне агарту өчен юнәлдерелгән механизмнар эшләнәчәк.
Федераль салым хезмәте даими нигездә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсенә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә, алар контроль-касса техникасын куллану турындагы Россия Федерациясе законнары таләпләрен боза. Әгәр эшкуарлар даими рәвештә контроль-касса техникасы аша керемне тулы күләмдә теркәмәсәләр, касса чекында дөрес реквизитлар чагылдырылган, Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.
Бүген Буада ТР һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Әбием сандыгы» республика татар ашлары бәйгесе узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган конкурста катнашу өчен 13 конкурсант гариза биргән. Аларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде һәм уңышлар теләде. Резеда Хөсәенова хөрмәтле жюри әгъзасы булды.
Шунысы куанычлы, бәйгедә Буа ветеринария техникумы студенты Илгизә Төхфәтуллина җиңү яулады
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында районда ТКК өлкәсендә региональ оператор эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район башлыгы Ранис Камартдинов күп кенә буалыларны борчыган мәсьәләне күтәрде, шул исәптән шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә чүп чыгару графигын бозу турында сүз булды. Моның сәбәпләре: техника ватылу, кышкы чорда районның берничә авыл җирлегенә керү мөмкинлеге булмау. Авыл советлары белән берлектә вакытлы чаралар һәм карарлар кабул ителде. Шул исәптән, төп техника ватылу сәбәпле, график өзелүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк резерв техникасы җәлеп ителгән. Шулай ук Буа районында чүп-чар төяү станциясен төзү мәсьәләсе дә көн тәртибендә булды. Чүп төяү станциясенә керер дип көтелә, аннан соң эшкәртү һәм муниципальара полигонга күмү өчен җибәреләчәк. Буа районындагы станция бетон өслекле 3,5 мең кв.м. мәйданлы коймалап алынган мәйданчык булачак, анда беренче чиратта калдыкларны тикшереп тору гамәлгә ашырылачак. Мәйданда эре габаритлы калдыкларны ваклау өчен шредер урнаштыру планлаштырыла. Ә алга таба чүп эшкәртүгә яки күмүгә юнәлдереләчәк.
Кагыйдә буларак, товарда җитешсезлек тапкан сатып алучы беренче эш итеп сатучыга бара, үз дәгъвалары турында белдерә, кайбер очракларда бу, чыннан да, җитәрлек була. Сатучы сатып алучының гаризасына кичекмәстән реакция белдерергә һәм шунда ук аны канәгатьләндерергә мөмкин. Сатучы (башкаручы) каршы килә икән, претензияне төзергә кирәк. Претензия 2 нөсхәдә ирекле рәвештә төзелә, анда түбәндәге белешмәләр чагылдырыла:
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшыру тантанасы булды. Аны Буа районы Иске Тинчәле авылыннан Рәим һәм Лилия Сафиннар Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов кулыннан алдылар:
- Сезнең гаиләгә иминлек, яңа торакка мөмкин кадәр тизрәк кереп, бөтен гаиләгез белән куанып яши алуыгызны телибез. Алга таба да уңышлар һәм сәламәтлек сезгә.
– Без торак шартларын яхшыртуга 2010 елда ук чиратка бастык. Безнең гаилә зур, балалар тиз үсә һәм бу ярдәм яңа торак алар өчен яхшы старт булачак, диде - Лилия Кауфак кызы.
Апрель аенда кошлар барлык каршылыкларны җиңеп, туган ояларына әйләнеп кайта. Шуңа күрә инде гасырдан артык вакыт апрель башында Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Алтынчәч" балалар бакчасында бу көнгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Һәр төркем балалары кошлар көне темасы буенча кызыклы файдалы материал әзерләде. Алар канатлы дуслары турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чараны үткәрүгә ата-аналар да зур өлеш керттеләр.
Үзенең юбилее уңаеннан, отставкадагы милиция подполковнигы Вәлиев Мөнир Локман улы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының министр , полиция генерал-лейтенанты А.В. Хохоринның шәхси имзасы белщн имзаланган Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген тапшырырга һәм ветеран-хезмәттәшебезне котларга Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов , полиция хезмәткәрләре Рузинә Шәкүрова, Рафаэль Сәлахов килделәр. Ринат Хәсәнов юбилярны ТР Эчке эшләр органнарында озак еллар намуслы хезмәте, яшь буынны тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Кунаклар шулай ук хатыны Сәгыйдә Әнвәр кызына рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Мөнир һәм Сәгыйдә Валиевлар, 51 ел бергә гомер кичереп, ике бала үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр.
Беренче очышның 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ял үзәгендә МБУ "Гагарин. Беренче космоска" фильмы демонстрацияләнде. Фильм кешелек дөньясының галәмне үзләштерү юлындагы беренче адымнарына һәм беренче космонавтның язмышына багышланган. Теләүчеләрнең барысы да Ял үзәгендә 8 һәм 9 апрельдә 10.00 һәм 14.00, 12 апрельдә 12.30 сәгатьтә фильм карый ала.
1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм "ЭкоЯз-2021" акциясе старт алды. Экоакция нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек, шулай ук беренче тапкыр иң яхшы экоишегалды билгеләнәчәк. Санитар икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә шәһәрне һәм районны чүп-чардан, узган елгы яфраклардан чистарту, шәһәр территорияләрен, юл буйларындагы участокларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Ишегалларына, паркларга, скверларга, балалар, спорт мәйданчыкларына аерым игътибар биреләчәк. Мәдәният учреждениеләре, мәгариф оешмалары, традиция буенча, шимбә өмәсенә беренчеләрдән булып чыктылар. Шулай итеп, ял итү үзәге хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән К. Маркс урамын чистарттылар. Кыш буена җыелган чүп-чарны җыйдылар. Бу ял көннәрендә өмәгә районыбызның барлык халкы да кушылыр дип өметләнәбез. Моның өчен үзебездән башларга кирәк: үз йортың, ишегалды, шулай ук йорт янындагы территорияне чистарту. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бергәләп ишегалды территорияләрен тәртипкә китерергә тиешләр. Һәркем чиста урамнар буйлап йөрергә тели, әмма бу чисталыкны бик азлар гына эш белән дәлилли . Чисталык һәрберебезгә бәйле икәнен истә тотыйк әле!
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы видео аша кабул итте.
Бу юлы видео аша кабул итү хезмәтеннән өч гариза бирүче файдаланган. Күчемсез милекне рәсмиләштерүнең барлык сораулары буенча һәр гариза бирүчегә җентекле аңлатмалар бирелде.