ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Чәчкапта яшәүче Әхмәт ага белән Гөлшат апа авылның иң бәхетле кешеләредер. Парлап картаюга –  балалар, оныклар түгәрәгендә Алтын туйны каршы алуга ни җитә?!

Сугыштан язган солдат хатлары электрон вариантка күчерелә. Туган якны өйрәнү музеенда бу эшне тагын да активлаштыру максатында “Солдат хатларын укыйбыз” дип аталган кичә оештырылды.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

 Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкил Гузәл Удачина Буада булып китте. Ул көн дәвамында районда бу өлкәдә эшнең ничек оештырылуы белән танышты. Ахырдан барысын да анализлап бәя бирде, җитешсезлекләр өстендә эшләп, аларны  бетерү бурычын куйды.

 


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Районда шикәр чөгендерен казу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) татлы тамыр барлык мәйданның 67 процентында казылган


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Солтан Мурзаков Татарстанның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” кубогына узган картинг ярышларында өченче урынны яулап кайтты.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

19 ноябрьдә Буада үзара салым буенча референдум узачак. Республикада бу өлкәдә үрнәк районнар да бар. Шуларның берсендә – Арчада булып, әлеге программаны ничек файдаланулары белән шәхсән район газетасының корреспондентлары танышып кайтты.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Атна башында районга эшлекле визит белән Россия Федераль Монополиягә каршы  хезмәтчелегенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павлов килде. 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Экология елы кысаларында оештырылучы әлеге чарада район мәгариф учреждениеләре  экология хәрәкәтенә авктив кушылдылар. Акциядә барлыгы 33 мәктәп, аларда укучы 3057 бала, 394 педагог катнашты

Республикада “Иң яхшы комбайнчы-2017” конкурсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган  мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грантка ия булачак 200 комбайнчының исеме ноябрь аенда игълан ителәчәк


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

“ТНВ” каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International