“Авангард” агрофирмасында бодай, арпа, борчак кебек гадәти культуралар белән бергә горчица да өлгерде. Биредә быел аны орлык өчен 70 гектарда иккәннәр.
Район комбайнчылары арасында ярыш көннән-көн кыза. 16 августка иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 августка хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 15331 гектарда урдырылды һәм 14700 гектарда суктырылды
Татарстанның иң яхшы эзләүче суд приставы – Буадан. Айрат Борһанов моны ике ел рәттән Киров шәһәрендә узган Бөтенроссия конкурсында җиңеп раслады.
12 августта Бөтенроссия физкультурачы көненә багышлап шәһәрнең В. Трусенев исемендәге үзәк стадионында спорт-массакүләм чаралар оештырыла. Ярышларга 10 сәгатьтә старт бирелә. Бәйрәм “Батыр” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь самбочылар, дзюдочылар, каратэчылар, көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары белән башлана. Аннан соң – Марат Җаббаровның районда спортны үстерүгә саллы өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләве
Буа шәһәрендә яшәүче Әнсар абый Алиев һөнәре буенча түгел, ә күңеле белән төзүче. Гомере буенча укытучы булып эшләсә дә, буш вакыты булган саен куллары төрле әйберләр ясар өчен агачка үрелде. Лаеклы ялга чыккач бу мавыгуы аны бөтен барлыгы белән биләп алды.
Механизатор һөнәрен популярлаштыру, алдынгылыкны стимуллаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 100әр мең сумлык 200 премия булдырылган.
Шәһәребезнең 237, районның 87 еллыгы уңаеннан райондагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм яшәүчеләр арасында үз территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчегә конкурс оештырыла.
Атна башында районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Мәдәни үсеш үзәгенә җыелды. Алар өчен оештырылган файдалы очрашу төрле өлкәләрне колачлады.
“Чиста һава” акциясе ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәре Александр Маляшов, ГБУ “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ның Буадагы профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Анна Сергудаева, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре Гөлүсә Хәбибуллина, Гөлия Садретдинова, Гөлия Ваһапова катнашында үтте