21 гыйнвар районда ГТО нормативларын үтәүнең бердәм көне итеп билгеләнгән.
Яңа елдан соң Ырыңгы авылы балалары бакчага йөрми башладылар. Алар һәм әти-әниләр хәзер түземсезлек белән анда башланган капиталь ремонтның тәмамлануын көтә.
Шәһәрнең 2 номерлы сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Аделина Трифонова шушы көннәрдә Казаннан җиңү белән кайтты. Яшь музыкант “Дөньяның бәллүр йөрәге” халыкара бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә Дипломга ия булды.
Буа ветеринария техникумында икенче ел рәттән WorldSkills Russia стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының “Ветеринария” компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Былтыргыдан аермалы буларак, быел ул ябык иде – анда Татарстаннан гына булачак ветеринарлар катнашты.
Буа шәһәрендәге 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Наил Кәмәров белдерүенчә, коену урыннарына исерек, авыру килеш, балаларның үзләрен генә җибәрү тыела.
Узган ялларда Нарат урманында чаңгыда узышу буенча “Яшьлек” спорт мәктәбе ачык беренчелеге булды. Ул “Иң көчлеләр узышы” дип аталды. Ярышларда шәһәр мәктәпләрендә, веттехникумда, медучилищеда укучылар стартка басты.
Буалылар шәһәр эчендәге юлларны урыны белән вакытлыча ябуны күрәләрдер. Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, “Буа МППЖКХсы” (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре юлны өлешчә ябып торып, урынны кардан чистарталар
Бүген кич шәһәр үзәгендәге һәм Яшьлек паркындагы чыршылар янында Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында тамашалар көтә.
Күл Черкене авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллинның тал чыбыгыннан үреп ясаган товарына ел әйләнәсе сорау кимеми. Кайчандыр авылның һәр урамында диярлек берничә кәрҗинче булган, ә хәзер инде тирә-яктагыларында да Фәрит абыйдан башка бу эшкә кызыгучы юк.