ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Яңа ел – искечә Яңа ел бәйрәмнәре арасында буалыларны һәм кунакларны шәһәр үзәгендәге һәм Яшьләр паркындагы чыршылар янында күңелле чаралар көтә.

“2016 ел тарихка китә, әмма аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешүләр белән үтте. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Һөнәре буенча укытучы, соңгы елда район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры  булып эшләүче Илүзә Фәткуллина халыкны әдәбиятка якынайту  өчен янып-көеп яши.

Кичә   Әгерҗедә 2005 елгы хоккейчылар арасындаТатарстан Республикасы беренчелеге уеннарының “В” төркеменә кергән командалар арасында чираттагы уеннар узды.

“Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары быел да традицияне бозмадылар – Яңа ел сәламе белән шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кайттылар. 

Административ биналарны, аларның территорияләрен Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләрне һәм иң оригиналь чыршыларны ачыклаучы смотр-конкурска йомгак ясалды. 

Район социаль яклау бүлеге Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 15 номерлы бүлекчәсенең – субсидияләр, пособиеләр түләү бүлегенең  эш режимы үзгәрүне хәбәр итә. 

Традицион уеннар моннан ике көн элек башланып киткән иде.  Ул көнне  “Батыр” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче беренче  һәм  икенче  сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Киеренке уеннарда беренче урынга – “Батыр -1”, икенчегә – “Батыр -3”, өченчегә “Батыр – 2”  командалары чыкты.

Бүген район газетасы редакциясе, телевидение хезмәткәрләренең иртәсе изгелек кылудан башланды. Без ДЦП диагнозлы сабыйларны – Язилә Сабитованы, Алексей Зайцевны, Алмаз Алиевны Яңа ел белән котларга бардык.

Еллык эшкә нәтиҗә ясау тантанасына килүчеләрне Кайбыч авылы мәдәният йорты каршында тезеп куелган яңа хезмәт транспортлары – тракторлар, “КамАЗ”лар (бензовоз), “ГАЗель”ләр арасында торган өч “Лада-Гранта” автомобиле дә каршы алды. Аларның кемгә булачагы ахыргача сер итеп сакланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International