ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Чуаш халкының язгы  Микуладан  башланып киткән милли бәйрәме узган атнада туй йоласын күрсәтү белән тәмамланды. Ырыңгы мәдәният йорты сәхнәсе ул көнне гөр килеп торды.

Карлы авылында махсус җиһазланган сугым пункты эшли башлады. Аны шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаков төзеде.

Исәк авылында яшәүче Ринат Садриевка техника “җене” кечкенәдән кагылган. Өченче сыйныфта укыганда ук беркем эшләтә алмаган мопедка “җан өргән” иде. Күптән түгел үзе трактор ясады.

Кошларга җимлекләр ясап  элделәр узган шимбәдә 1 номерлы мәктәпнең  2 “Б” сыйныф укучылары. Балаларның әлеге “ашханәдә” кизү торуы да оештырыла. Җимлекләр элү чарасында “Зөя буйлары” заказнигы коллективы да катнашты. Алар белдерүенчә, кошларга имин кышларга ярдәм итү  башка уку йортларында да дәвам итәчәк.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.

 

25 ноябрь көнне бик күп җылы котлау сүзләре Буа районыдрам театрында Халыкара әниләр көненә багышланган чарада әйтелде. Бәйрәмгә районның 4 һәм аннан күбрәк балалар булган күпбалалы әниләре, опека һәм приемный гайләләр чакырылды.Буа муниципаль районында 514 күпбалалы, 39 опека һәм 20 приемный гаиләләр яши.

 

 

 

Унике авылны колачлаучы Ташкичү участок ветеринария пункты хезмәткәрләре республика программасы буенча төзелгән модульле бинага ярты ел элек күченгәннәр иде. Җылы, якты, кайнар суы да булган заманча участокта үзләренә эшләргә дә, ярдәм, киңәш сорап килүчеләрне кабул итәргә дә рәхәт.

 

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәкаләбез герое итеп юкка гына бу ханымны сайламадык. Резеда Мәхмүтова табигатьтә иң матур мизгелләр – ана булу, бала тудыру, бәбигә беренче кат күкрәк сөте бирү кебек изге күренешләр белән һәр көнне диярлек очраша.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Агроном, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясе промышленность экологиясе Академиясе,  берничә халыкара академияләр академигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Буаның мактаулы гражданы һәм тагын күпсанлы исемнәр, бүләкләр иясе Мөхәррәм Мөхәммәтҗановны районда гына түгел, аннан читтә дә белмәүчеләр сирәктер. Гомерен җиргә, туган ягына хезмәт итүгә багышлаган шәхес бүген дә актив, гел хәрәкәттә.

Кичә Ял үзәгендә “Шәфкатьле кинодан җырлар” исемле фестиваль үткәрелде. Анда катнашу шарты шундый иде: үзең яраткан совет чоры фильмыннан бер җыр сайлап аны башкарырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International