Үткән якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтте. Анда халык актив катнашты.
Кичә Казанда, ЮХИДИ идарәсе мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың ДОСААФ белем бирү учреждениеләренә LADA GRANTA автомобильләре тапшырды. Яңа автомобильләрнең өчесе Буа ДОСААФына тапшырылды. Моңарчы автомәктәп карамагында 9 җиңел, 2 йөк автомобиле бар иде.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына быел Буадан ветераннарның район Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова тәкъдим ителде. “Ел хатын-кызы”на кандидат ниндирәк кеше соң ул? Шушы язмада ачыкларга булдык.
Математика укытучысы Елена Седавных ул. Мөгаллимә “Минем иң яхшы дәресем” укытучыларның һөнәри осталыгының Бөтенроссия конкурсының Казанда узган региональ этабында III дәрәҗә Дипломга лаек булды һәм финалда катнашу хокукы яулады.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы җомга көнне чуаш теле белән старт алды. Бүген 5 номерлы гимназиядә экология фәне буенча олимпиада уза. Бу атна ахырына кадәр төрле сыйныфлар укучылары үзләрен математика, тарих, география буенча, инглиз теленнән язмача һәм телдән сынаячаклар. Уңышлар телибез!
13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Буа муниципаль районында да бу көнне игътибарсыз калдырмадылар. 11ноябрь көне Буаның досуг үзәгендә Халыкара сукырлар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” спартакиадасы бара. Аның өстәл теннисы төре буенча зона этабы Буада, ветеринария техникумында уздырылды.
Күптән түгел Буада тагын бер Тапкырлар, шаяннар клубы оешты. Ә исемен “Чүпрә” дип куйдылар.
Исем ничек туды?
“Чүпрә”леләр районның элеккеге квнчылары яулаган исемне кайтарырга дип, җиң сызганып эшкә тотынганнар. Мәдәни үсеш үзәгенең директор урынбасары Ләйсән Бурнашева әйтүенчә, барысы да Казанга, КВНның татар лигасына чакырудан башланган.
Сулыклар боз белән капланыр чак җитте. Аны беренче чиратта балыкчылар көтеп ала. Әмма әлеге чор башы һәлакәтләрсез генә узмый диярлек. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков әйтүенчә, бәхетсезлекләр һәрвакыт диярлек бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.
Педиатр, окулист, стоматолог, хирург балаларның төркемнәренә карап, сәламәтлекләрен тикшерәчәкләр. Диспансерлаштыру вакытында анализлар алу хезмәте дә оештырылган. Табиблар бакчаларда график буенча эшләячәкләр.