Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония“ хозмәткәрләре 11 сойныф кызлары белән”Киләчәкне кайгырту” программасы кысаларында “Мәхәббәт”, “Дуслык” ка багышлап, чара уздырдылар.
Көз – язгы чәчүдә катнашачак техниканы төзекләндерү эшләре башланган чор. “Кыят” җәмгыятендә аның ничек оештырылуы белән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре дә таныштылар.
Хуҗалыклар алдында сөт җитештерүне алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 105 процентка җиткерү бурычы тора. Ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу хакта хыялланырга гына кала – әлегә бу сан 96 процентка гына тиң. Әлеге материалда кайсы хуҗалыкларның алда баруын, ә кайсыларының артка сөйрәвен һәм моның сәбәпләрен ачыкларга булдык.
9 ноябрь көнне Буа районы Кошко-Теняк авылында 50 ел бергә кичергән Фоминнар гаиләceн котладылар. Владимир Александр улы һәм Олимпиада Петр кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхаббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар.
Аларны моның белән Бердәм дәрес үткәреп таныштырдылар. Һәр мәктәптә аның кысаларында ачык дәресләр, төрле дәрестән соң чаралар уздырылды, шулай ук алар турында әти-әниләргә җиткерелде. Чаралар вакытында Интернет челтәренең өстенлекләре, яшерен һәм ачык куркыныч янаулар турында сөйләделәр, укучыларны дөрес мәгълүматларны дөрес түгелләреннән, зыянлыны куркынычсызыннан аерырга, законга каршы эшчәнлеккә тартырга маташу, тәҗрибәсезлектән һәм ышанучанлыклан файдалану билгеләрен танырга өйрәттеләр.
Буаның Мәдәни үсеш үзәге каршында оешкан шул исемдәге КВН командасы “КВНның татар лигасына” чирек финал уеннарына чакыру алды. Моңа кадәр алар Казанда узган “КВНның татар лигасы” уеннарында катнашып кайтканнар иде.
Күптән түгел шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләре эш урыннарын алышып тордылар – алар өчен “Дублер көне” муниципаль эшлекле уены үткәрелде.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” психологлары тарафыннан “Яшьүсмер” клубы әгъзалары белән “Хак һәм закон нигезләре” программасы буенча “Россия Федерацисенең төп законнары һәм алар кем тарафыннан билгеләнә” дигән темага чара уздырылды.
Тимер туй – гаилә тормышының 65 еллыгы ул. Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил дәдәй рассадасын да үстерә, күгәрченнәре дә бар.
Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр.