Биредә май бәйрәме көннәрендә “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән искиткеч матур кичә үтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 майга чәчү эшләре 55110 гектарның 17841 гектарында башкарылган.
Шәһәр урамнары буйлап җиңел атлетика эстафетасы 9.00-9.30
Безнең районда 55 Бөек Ватан сугышында катнашучысы һәм инвалиды яши, аларның һәрберсенә район оешмалары һәм мәктәпләре беркетелгән.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән Яз һәм хезмәт бәйрәмен Үзәк стадионда каршы алдылар.
26 апрельдә шәһәр үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Анда шулай ук “Без Тукайлы халык – мәңгегә” район иҗат конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.
Еш кына йорт яны территорияләрендә, кырларда, чокырларда чүп-чар, коры үлән яндыру аркасында янгын килеп чыга. Үткән еллар статистикасы мондый аяныч хәлләрнең яз айларына туры килүен раслый.
Шушы көннәрдә район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлекчәсе һәм аучылар җәмгыяте белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чирен кисәтү максатында вакциналаштыру үткәрделәр. Барлыгы 10 мең доза “Рабивак-О/333” вакцинасы таратылды.
Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов мәдәни үсеш үзәгендә район эшмәкәрләре белән очрашты. Анда җитди сөйләшүгә дә, сорауларга-җавапларга да, бүләкләүләргә дә урын булды.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Яхшы нәтиҗәле ата – аналар мәктәбе” программасы көсаларында үзәктә исәптә торучы ата – аналар белән очрашу оештырды. Очрашуның максаты ата – аналарга исерткеч эчемлекләрнең кеше әгъзаларына начар тәәсире, гаиләңә,якыннарыңа ярату,хөрмәт итү хисләрен югалтмаска кирәклеңне җиткерү иде.
Очрашу барышында лекция укылды hәм гаиләдәге тәрбия тәртипләре буенча тест оештырылды. Психолог баланың үсешендә,тәрбиясендә үз-үзенең тотышында ата – ананың роле hәм җаваплы булуын җиткерергә торышты.