Үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалында Хәтер дәресе үтте.
Бүген туган якны өйрәнү музеенда Дан орденының тулы кавалеры Зыатдин Аруслановка экспозиция тантаналы рәвештә ачылды.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Гармония» хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышлап, “Бу көннәрнең онытылмас даны” дигән темага “Преодоление” клубы әгъзалары өчен шәһәрнең музеена сәяхәт оештырдылар. Музей хезмәткәрләре балаларга якташларыбызның күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр, сугышчыларның шәһси әйберләре, хатлары белән таныштырдылар. Мондый чаралар балаларны батырларны онытмаска, туган якны, Ватанны яратырга, сакларга өйрәтә.
, мы учим детей помнить о своих героях, любить, беречь и защищать свою Родину, свой край.
“Яшь шашкачы” дигән исем астында узган әлеге турнирда районның 13 балалар бакчасыннан 14 команда катнашты.
Тугач та матур итеп Нурия исеме кушканнар аңа – нур иясе. Ничәмә еллар инде Буаның бер генә бәйрәме дә әлеге мөлаем ханым катнашыннан башка узмый. Аның “зәңгәр экраннардан” котлаулар ирештерүен дә буалы телевизор караучылар көтеп алалар.
Район социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълү-матларга караганда, бүгенге көндә районда 56 Бөек Ватан сугышы ветераны исән.
Рифат Гыймадиев, Буа шәһәре:
Күп авылларда бер сугыш ветераны да калмаганда, шөкер, Ырыңгы аларга “бай” әле. Биредә ветераннар икәү – Кирилл Тимряков (рәсемдә сулда) һәм Михаил Матросов.
Сталинград урамнарында барган сугышларда һәлак булган әтием Камәретдин Гыйльметдинов турында һәр документ, аның саргайган фотолары иң кадерле ядкарь миңа. Ә аңа үлгәннән соң бирелүче I дәрәҗә Ватан сугышы орденын соңгы истәлеге итеп саклыйм.
9 май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында булачак Җиңү парадында быел да “Үлемсез полк” мәйдан әйләнәчәк.