ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кызларча җиңел атлап редакциягә килеп кергәч тә, зур күзләре белән мөлаем көлемсерәп, “миңа илле бит” дигәч тә, ышанасым килмәде. Юк, нәрсә әйтсәгез дә, Илһамия Сабирҗанова өчен Алтын юбилей ...ул бары тик түгәрәк дата гына.
Ел саен Россия почтасы “Кыш бабай котлавы”  проектын гамәлгә ашыра. Быел котлау белән хатны һәм бү-ләкне түләүсез алу мөмкинлегеннән Татарстанда яшәү-челәр дә файдалана алачак. Моның өчен 10 декабрьгә кадәр узучы “Кыш бабайга открытка” конкурсында катнашу җитә.
Хәзер автомәктәпләрне тәмамлаучылар имтиханны яңартылган тәртиптә тапшырачаклар. Моннан тыш, аларга йөртүче таныклыгын бирүдә дә шактый үзгәрешләр кертелде. Белгечләр фикеренчә, мондый төгәллекләр кертү автомәктәпләрдәге уку сыйфатын яхшыртачак.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Буа медицина училищесында әлеге уку йортын тәмамлаучыларга “Бердәм Россия” җирле партиясе билетлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Штрафларын үз вакытында түләмәгән өч йөртүчене тоткарладылар район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре агымдагы атнада. Юл хәрәкәте кагыйдәсен һәм закон бозучыларны җәза көтә.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга
31нче октябрь көнне  Аксу авыл  китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 65 яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Р.Бәшәр-балалар язучысы” темасы астында әдәби  кичә үткәрелде.
Каенлык авылында Рауза апа Мусина йорты иң матуры – урамда очраган апалар шулай дип юл күрсәттеләр. Әле нарат исе дә бетәргә өлгермәгән сап-сары бүрәнәле өй, чыннан да, тыштан да, эчтән дә искиткеч. Ә хуҗасы  шат күңеле, ачыклыгы, ихлас елмаюы белән аны тагын да кабатланмас итә. Якын туганыдай шатланып каршы алган, ялыктырмый торган көр тавышлы Рауза апаны тыңлавы рәхәт. Ә сөйләгәннәре кызыклы да, гыйбрәтле дә. Үткәннәрен хә-терендә яңартып, ул әле авыр сугыш елларына, әле бернинди авырлыкларны белергә теләмәгән беренче мәхәб-бәтле  яшьлегенә алып кайтты, әле бүгенгесен бәян итте.
Кибетләрдә сатылучы гади лосьонның “яманаты” турында бер көндә берничә кешедән ишеттем. Берсенең ире  шуны эчкәч тәмам котыра, нәрсә эшләгәнен белми, икенчесенең чүт үлемнән калган, кайсының йорт алдындагы чүплек савыты гел шуннан бушаган флаконнар белән тулган.
Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган айда хезмәткәрләр 1042 тапкыр чакыруга чыкканнар.
Октябрьдә районда 13 җинаять теркәлде. Шуларның күбесе урлаулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International