ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Соңгы вакытларда республика юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә еш кына “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәт-кәрләрен очратырга мөмкин.
“Садик” бәяләре Яңа елдан соң котырып үсә икән дигән хәбәр соңгы вакытта ата-аналар теленнән төшмәде. Күптән түгел балалар бакчалары һәм ата-аналар арасында өстәмә килешүдә яңа бәяләр бәян ителде. Артым чыннан да куркынычмы?
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 21 яше тулмаганнарга алкогольле эчемлекләрне сатуны гомумән тыю турындагы закон проекты кертелде. Әлеге яшькә җитмәгәннәргә аракы, коньяк, сыра реализацияләүнең берничә факты теркәлгәндә штраф 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге документта 21 яшькә җитмәгәннәрне эчәргә  кыстаучыларга карата да җаваплылык каралган. Депутатлар фикеренчә, бу эчүчелеккә каршы көчле алым булачак, чөнки егет-кызларның исерткечләрне куллана башлау чоры 16дан 21 яшькә кадәр.
Республикада “Халык инспекторы” пилот проекты старт алды. Аның кысаларында һәркем юлларда хокук бозу очракларын, ДТПларны автомобильнең видеотеркәгечләре, кесә телефоннары, планшетлар аша фотога һәм видеога төшереп ЮХИДИ идарәсенә җибәрә алачак.
Рәсми булмаган статистика буенча эре терлекләрнең күпләп урлануы вакыты елның октябрь-ноябрь айларына туры килә. Быел бу чорда ике факт теркәлде инде.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр 10-15 процентка артуы ихтимал. Баксаң, без бүген чүп-чарны чыгару өчен генә түлибез икән. Якын вакытта халык җилкәсенә аны эшкәртүне дә күчермәкче булалар.
Шушы көннәрдә Татарстанда товар җитештерүчеләр өчен махсус электрон каталог эшли башлады. Әлеге порталның максаты - республикада җитештерелгән продукцияне популярлаштыру. Шул ук вакытта бу сайт кулланучылар мәнфәгатен дә кайгырта.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2 номерлы лицей, М. Вахитов исемендәге гимназия һәм лицей-интернат каршында җәяүле аркылы чыгу урыннары иң мәнсез йөртүченең дә игътибарын җәлеп итәрлек хәзер. Алар аклы-сарылы “зебра”лар һәм кабынып-сүнеп торучы светофорның сары төсе белән ерактан “кычкырып” тора. Яңа стандартлар, аңлашылганча, мәктәпкә йөрүчеләрнең иминлеген күздә тота.
Ырыңгы авылында гаилә фермасы хуҗасы Алексей Кубайкин турында эшчән, тырыш егет дип, фермер Әсрар абый Фәхретдинов язарга тәкъдим итте. Алдан хәбәрләшеп, фермага юл тоттым. Мине каршы алган хуҗаны күргәч бермәлгә аптырап калдым – ул шул кадәр яшь! Аралашканда гаҗәпләнүем дә,   соклануым да артты гына.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
10 ноябрьдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International