ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Зур Фролово авылында яшәүче Любовь Васина 25 яшендә беренче сыерны ясалма орлыкландырды – аннары бозавы тууын үз баласын көткәндәй көтте. 29 килограмм авырлыктагы аклы-каралы сау-сәламәт тана бозау иде ул. Шул гомердән бирле Любовь 7 меңнән күбрәк бозауга гомер бирде.

Туган якны өйрәнү музеенда Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында оешкан “Ак калфак” әдәби клубы активлары яңа фольклор ансамбль оештырды – “Гөлҗамал” Буа төбәгенең милли үзенчәлеген районда гына түгел, республикада да күрсәтергә тиеш!

Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов катнашты.
Хуҗалыктагы эшләрнең уңай барышын бәян итү, кайбер проблемаларны уртага салып хәл итү турында сүз барды.
Телевизор экранында бер рекламага игътибар итәм: балаларны исәннәргә һәм инвалидларга бүлеп булмый, чөнки алар алай бүленми дигән акыллы фикер әйтелә анда. Минем сүзем шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә оешкан коррекция сыйныфлары турында иде. Биредә дә мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга әйбәт мөнәсәбәт хәтта күздән яшьләр китерде.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 29 сентябрьдән 5 октябрь-гә кадәр чәчтарашханәләрендә әби-бабайларга түләүсез чәчтарашханә хезмәтләре күрсә-телә.


Хайваннар дөньясы объектларын, аларның яшәү мохитен саклап файдаланганда гына  аучылык ресурсларына зыян килмәячәк. Бу кагыйдәне  һәр аучы белә, әмма барысы да төгәл үтәми.
Рязань өлкәсендә яшәүче 30 яшьлек А., исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен ”права”сыз калгач,  ялган документ сатып алып, автомобильдә сәяхәткә чыккан.
Узган дүшәмбедә Кайбыч районында  Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында зона семинары узды. Анда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәзипов, “Азык кушылмалары фәнни-тикшерү үзәге”нең генераль директоры Александр Якимов катнаштылар.
Буа шәһәрендә яшәүче Фәнил Шәйхаттаровны 27 яшендә туган “Гигант” колхозына рәис итеп куйдылар – Социалистик Хезмәт Геройлары Нурислам Кадыйровка, Рәүф Әһлиуллинга алмашка килгән яшь егет алар алдында да сынатмады, киресенчә, аның
 җитәкчелегендә хуҗалык чәчәк атты.
Азык-төлек кибетләрендә бәяләр “кабара” – сыр, эремчек, ит, балык, җиләк-җимеш кыйммәтләнгәнне сатып алучы сизми калмагандыр. Ләкин иң югары “сикергәне” йомырка белән тавык бәясе булды. Белгечләр артымның сәбәбен чит илдән кертелүче азык-төлек товарына чикләү белән аңлаталар. Ләкин моның белән ахыргача килешеп булмый – кибет киштәләрендә күпчелек үзебездә җитештерелгән продукция бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International