ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Рязань өлкәсендә яшәүче 30 яшьлек А., исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен ”права”сыз калгач,  ялган документ сатып алып, автомобильдә сәяхәткә чыккан.
Узган дүшәмбедә Кайбыч районында  Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында зона семинары узды. Анда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәзипов, “Азык кушылмалары фәнни-тикшерү үзәге”нең генераль директоры Александр Якимов катнаштылар.
Буа шәһәрендә яшәүче Фәнил Шәйхаттаровны 27 яшендә туган “Гигант” колхозына рәис итеп куйдылар – Социалистик Хезмәт Геройлары Нурислам Кадыйровка, Рәүф Әһлиуллинга алмашка килгән яшь егет алар алдында да сынатмады, киресенчә, аның
 җитәкчелегендә хуҗалык чәчәк атты.
Азык-төлек кибетләрендә бәяләр “кабара” – сыр, эремчек, ит, балык, җиләк-җимеш кыйммәтләнгәнне сатып алучы сизми калмагандыр. Ләкин иң югары “сикергәне” йомырка белән тавык бәясе булды. Белгечләр артымның сәбәбен чит илдән кертелүче азык-төлек товарына чикләү белән аңлаталар. Ләкин моның белән ахыргача килешеп булмый – кибет киштәләрендә күпчелек үзебездә җитештерелгән продукция бит!

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә районның 1700дән күбрәк кешесе йөгерү юлларына басты – республика бәйгесендә җитезлек сынады.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Буада Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының 3 номерлы механизация эшләре командасы белән тактико-махсус өйрәнүләр  үткәрелде.
Тәҗрибәле балыкчылар көзен кармак салырга яраталар: балыкны эләктерү азрак авырлаша, әмма ниндидер азарт барлыкка килә. Тик бу мизгелләрдә аны ничә төрле куркыныч сагалаганын беләме ул?
Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республикада трактор, үзйөрешле машиналар йөр-түчеләре гаебе белән 14 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 4  кеше һәлак булган һәм 12се зыян күргән. Районда мондый бәхетсезлекләр күзәтелмәде, әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел.
Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә яңа һәйкәл торгызыла. Һәлак булган шәһәрлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә. Ләкин әле безнең авыллардан да фронтка китеп сугыш кырларында ятып калучылар бар. Юбилейлы Җиңү бәйрәме алда торганда аларга куелган һәйкәлләр ни хәлдә? Авыл җирлекләренә шалтыратып, аларның торышын сораштык.
“Эшләпәле”ләр сезоны ачык. Гөмбә бизнесы да башланды. Базарда 3 литрлы банкада маринадланган гөмбәне 350-400  сумга, ә Казан – Ульяновск юлы кырыенда яңа өзелгәннәренең 10 литрлы чиләге 300-350 сум тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International