ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
“Буа-Алан”да тагын дүрт көннән Сабантуй гөрләячәк. Быел ул халыкны тагын да көязләнеп көтә.
–Татарларның гына түгел, республикада яшәүче барча милләтләрнең уртак бәйрәменә әверелгән Сабантуйга быел да зур әзерлек белән киләбез. “Буа-Алан”ны матурлау, бизәү, өлкәннәр һәм балалар өчен уңайлыклар тудыру буенча хезмәт ахырына якынлашты, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин.

31
май, 2013 ел
җомга
Пациентлар зарлана:  чиратларга, битарафлыкка һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә Район үзәк дәваханәсендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл” сөйләшүе мәҗбүри медицина иминиятләштерелүчеләрнең ризасызлык белдергән һәм башка сорауларына җавап бирү рәвешендә узды.

17
май, 2013 ел
җомга
Күптән түгел шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең берсендә тәрбияләнүче сабый таганнан егылып төшеп, умрау сөяген сындырды. Бу вакыйгадан соң бакчалардагы, уен мәйданчыкларындагы таганнарның ышанычлылыгына шик туды.
Буа ветеринария техникумы директоры Вәгыйз Сәгыйть улы Сөнгатов “Россия урта-һөнәри белем бирү лидеры-2012” Бөтенроссия конкурсында Россия агропромышленность комплекслары өчен кадрлар әзерләүдә лидер директор булып танылды.
Быел беренче ат чабышлары Зур Боерган авылында узды. 
Өч ел элек “Вамин-Буа” агрофирмасы директоры Раил Хисамов һәм май-сыр комбинаты җитәкчесе Фәнил Шәйхаттаров инициативасы белән корылган ипподромда алдагы ярышларда 5 ат кына катнашса, быел аларның саны 32гә җитте. “Тахаръял”, “Вамин-Буа” бахбайлары хәзер Ульяновск өлкәсе, Чуашстан республикасы, Тәтеш районы чабышкылары белән дә ярыша

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бүгеннән юлларда балалар имгәнүен профилактикалаучы “Игътибар – балалар!” чарасының беренче этабы старт алды.
Күптән түгел Казанда пенсионерлар арасында Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлап үткәрелгән “Өченче яшь” өченче республика спартакиадасында буалы өлкәннәребез уңышлы чыгыш ясадылар – 14 шәһәр командасы арасында бишенче урын яуладылар.
Санитар-экологик икеайлыгы кысаларында шәһәрне җыештырабыз, чүп-чардан чистартабыз. Әмма күмәк җыештырудан соң берничә көн үтүгә юлларда, тротуарларда янә кәгазь тартмалар, буш шешәләр ауный башлый.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!


Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!

1945 елның 9 мае – илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. “Яшь аралаш” бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.


26
апрель, 2013 ел
җомга
Татар-башкорт милли көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына һәм призларына һәм Россия спорт остасы Фәрит Козырев призларына ачык шәхси команда республика ярышлары үткән шимбәдә “Батыр” спорт мәктәбендә бик киеренке узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International