Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтә, үз-үзеңне изоляцияләү бер гаиләне берләштерергә ярдәм итсә, кызганычка каршы, кайберләрендә аңлашмаучылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Кайсыдыр гаиләләр үз-үзләрен изоляцияләү шартларында элек вакыт җитмәгән, шул рәвешле бер-берсенә якыная барган уртак мәнфәгатьләр ача. Башкаларында тышкы проблемалар эмоциональ киеренкелеккә салына һәм нерв кризисларына һәм каршылыкларга китереп чыгара.
2019 елда физик затлар мөлкәтенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын корректлы исәпләү максатларында, гражданнарга мөлкәти салымнар буенча ташламаларга хокукы барлыгы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта, бу физик затларга кагыла, әгәр аларда узган ел дәвамында беренче тапкыр ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән булса һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән булсалар. Әгәр салым ташламаларын бирү турындагы гариза элегрәк салым органына җибәрелсә һәм анда ташламаның чикләнгән чорда кулланылачагына күрсәтелмәсә, гаризаны яңадан тәкъдим итү таләп ителми.
Гаризаны теләсә кайсы салым органына уңайлы ысулларның берсе белән мөмкин: салым инспекциясенә шәхсән барып (бокслар аша), вәкаләтле вәкил, почта юлламасы аша, КФҮ яисә «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты» аша дистанцион рәвештә тәкъдим итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
«Балаларга бергә укыйбыз» акциясе гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә, наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы узды.
Буа районында икенче этапка керештеләр, аның кысаларында 1200гә якын хәбәр итүче урнаштырылачак, бер хуҗалыкка 4 автомат янгын хәбәрчесе. Беренче этап кысаларында 924 урнаштырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә алдан шалтыратып, үзләренең визиты турында кисәтә. Шул ук вакытта янгын хәбәрләрен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый, һәр йорт хуҗасы, гаиләсе белән янгын-профилактик чаралары белән дә таныштырыла. "Фатирларны һәм йортларны янгын датчиклары белән җиһазландыру янгын нәтиҗәләрен бетерүгә зур чыгымнар һәм фаҗигаләр булдырмаска ярдәм итәчәк. Бигрәк тә балалар яши торган йортларда бу җайланмалар кирәк", - дип ассызыклады белгечләр.
Исегезгә төшерәбез, кичә Буа муниципаль районына, икенче транш буенча, аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, кризистан аеруча зыян күргән, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле ата-аналары үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булган балалар өчен, Республика Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр нигезендә, 727 азык-төлек җыелмасы кайтартылган иде.
Аларны тарату мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлекләре, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм ирекле ярдәмчеләргә йөкләнгән. Икенче азык-төлек җыелмасына макарон, борчак, дөге, бодай оны, куертылган сөт, кара чәй, үсемлек мае, вафли, кәнфит, шикәр комы, балык, ит консервлары керде. Буалыларга мондый ярдәм июнь аенда ике тапкыр күрсәтеләчәк
2020 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан, коррупциягә каршы законнарга багышланган видеоконференцэлемтә өчен «Zoom» платформа кулланып семинар уздырылды, анда район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова катнашты. Семинар барышында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча 2019 елгы эш нәтиҗәләре, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үзгәртү, керемнәр турында белешмәләр бирү, шулай ук коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы буенча мәсьәләләр кузгатылды.
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РГАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды, Россия тарих җәмгыяте һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра. Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм киң аудиториягә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган солдатларыбызның батырлыгы турында таныклыкны җиткерергә тиеш. Бүгенге көндә проектның электрон базасында https://ov.histrf.ru/ 2020 дән артык фотосурәт урнаштырылган. Сайтта төрле критерийлар буенча файлларны сайлап алырга була-вакытны, затларны, сугышларны, полководецларны исәпкә алып. Мәсәлән, "Сугыш образлары" проекты коллекциясендә фронт фотокорреспондентлары: Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шагин, Яков Халип һ.б. эшләре бар.
Бүген, 21 майда Буа муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2020 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Традиция буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге бүлекләре башлыклары, баш белгечләре һәм башка җаваплы затлар кергән комиссия бәяләде.
Алар районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылма чапкычларны һәм башка техниканы карады. Комиссия әгъзалары шулай ук азык ишегалды торышын, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор парклары, техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде
Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән билгеләнде. Аңа 6 категориядә гражданнар кертелде: