ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Күптән түгел Бик-Ути авылында "Уйнагыз гармуннар" кичәсе булып узды. 

Районда әле беренче кар бертекләре генә очса да, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте эшчеләре инде техниканы әзерләделәр дә. Баш инженер Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, өстәмә 4-5 данә техника кайтарылырга тиеш. Автопарк тулыланса, хәтта зур кар да куркыныч түгел икән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 25 октябрьгә шикәр чөгендере барлык мәйданның 88 процентында җир өстенә чыгарылган.

Яшевка авылыннан Петр Лапшин шушы көннәрдә генә гаилә фермасындагы савым сыерлары санын 30га ишәйтте һәм “МТЗ-82” тракторы алды. Бу “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсында җиңеп, 3 миллион сум грант  оту белән мөмкин булды.

 

Район территориясе аша узучы Свияжск - Ульяновск тимер юлының сафка басуына быел 75 ел булды. Тарихи дата уңаеннан 20 номерлы юллар часте административ бинасында әлеге легендар төзелеш елларында сугышчан һәм хезмәт батырлыгына багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанда министрлык кубогына картинг ярышлары узды.

Биредә “Ветеринария” компетенциясе буенча  WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды.


22
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Моны ачыклауга багышланган бәйге узды Буа ветеринария техникумында. Ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының “Кирпеч өю” компетенциясе буенча оештырылды. 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Хуҗалыкларда көзге кыр эшләре дәвам итә.

Җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен иң яхшысы сентябрьдә сатып алу һәм агачларны утыртуны октябрь уртасына төгәлләү. Моңа өлгермәгәндә исә аларны бакчага күмеп торып язга кадәр сакларга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International