1. Ишек тоткалары
Нигезендә кимендә 70% спирт булган антисептик, сабын яки вируслы гамәлгә ия булган дезинфекция чарасы эремәсе белән эшкәртегез. Ишек тоткаларын эшкәрткәннән соң, кулларны сабын белән юыгыз.
2. Сүндергечләр
Антисептиклы салфеткалар белән сөртегез. Өйдә авыручы кеше булмаганда аларны еш эшкәртү таләп ителми, әгәр дә авыру кеше булса кулланган саен сөртеп тору кирәк.
3. Шкаф тоткалары
Өйне җыештырганда аларны антисептиклы салфеткалар белән сөртегез.
Төбәк дәүләт хезмәтләре алганда барлыкка килгән сорауларга бәйле рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәүнең кирәкле шарты булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Бюджеттан финанслау рәвешендәге салым түләүләренең күпчелеге кире җәмгыятькә кайта, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.
Моны исәпкә алып, 2020 елның ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләре бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч алучыларның булмаган очракта күрсәтелә.
Бүген Буа чаңгы базасында район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды. Спортчыларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.
"Ярышларның ел саен йөзләгән спортчыны җыюы сөендерә. Безнең районда чаңгы спортының данлы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. Бу - Сабирҗан Нәфыйков - чаңгы ярышлары буенча СССР спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Мәсхүд Измайлов, Петр Захаров, Закир Якупов - чаңгы ярышлары буенча спорт мастеры, Рәшит Ибраһимов - чаңгы ярышлары буенча мактаулы спорт мастеры һәм башкалар. Үзләренең актив тормыш позициясе, халыкның физик сәламәтлеген ныгытуга омтылыш белән алар шөһрәтле спорт традицияләрен лаеклы дәвам итүче хәзерге буалыларга үрнәк күрсәтәләр. Бүгенге көндә халыкның яртысыннан артыгы актив яшәү рәвеше алып бара һәм спорт белән шөгыльләнә дип, горурланып әйтәсем килә. Спорт белән шөгыльләнү районыбызның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүче һәркем файдалана алырлык дәрәҗәдә массакүләм һәм үтемле булды. Буа районы киләчәктә дә спорт казанышларын ныгытачак, сәламәт яшәү рәвеше һәр кеше өчен норма булачак, дип ышанабыз. Ә без моңа ярдәм итәргә тырышачакбыз".
Җиңүчеләр лаеклы грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бүген оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә барышында район башлыгы Ранис Камартдинов «ГлавТрансСтрой» ҖЧҖ подряд оешмасына 2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәребезнең ишегалларын төзекләндерү эшләрен бик яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча быелгы уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
Алга таба эш атнасына йомгаклар ясалды һәм киләчәккә бурычлар куелды. Шул исәптән, җитәкчеләрнең 2020 елда «Буа муниципаль районының контроль-хисап палатасы» МКУның, «Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең эш йомгаклары турында докладлары тыңланылды.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә көзге культураларның торышы мәсьәләләре буенча, салым бурычларын түләтү, язгы ташуга әзерлек эшләре буенча фикер алыштылар
Районның баш табибы Рөстәм Самерханов районда Covid-19 прививка кампаниясенең торышы турында сөйләде һәм җитәкчеләрне коллективларда мәгълүмати эшне активлаштырырга өндәде, шулай ук вакцинациянең йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булуын шәхси мисал итеп күрсәтергә мөмкин.
Киңәшмә азагында Ранис Рафис улы катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Төбәк дәүләт хезмәтләре алганда барлыкка килгән сорауларга бәйле рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәүнең кирәкле шарты булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Бюджеттан финанслау рәвешендәге салым түләүләренең күпчелеге кире җәмгыятькә кайта, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.
Моны исәпкә алып, 2020 елның ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләре бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч алучыларның булмаган очракта күрсәтелә.
Мөләем хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Хатын-кыз гомер-гомергә яшәү гәүдәләнеше, ватан символы, кешелек дөньясының яхшы башлангычы, дәүләт нигезе -гаилә сакчысы булды. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатлар - кайгыртучан куллар һәм ягымлы караш, туган йорт яме, гаиләләрдә татулык, ачык йөрәк һәм күңел юмартлыгы сезнең белән бәйле. Һәм, әлбәттә, һәр хатын-кыз -кабатланмас: үзенчә генә ярата, теләсә нинди эшкә аерым бер мәгънә өсти белә, ул җылылыгы, назлылыгы, гүзәллеге һәм шәфкатье белән теләсә кайсы киртәләрне җиңә, безнең дөньябызны тагын да ямьлерәк һәм рәхимлерәк итә белә.
Хатын-кызлар бүген өй учагын саклаучылар гына түгел, уңышлы җитәкчеләр дә, теләсә кайсы өлкәдә эшләүче, яраткан эше белән шөгыльләнүче өметле хезмәткәрләр дә. 8 мартта үткәрелә торган матур язгы бәйрәм - районыбызның гүзәл затлары турында сөйләү өчен тагын бер әйбәт сәбәп.
Безнең район сурәтләнгән, милли бизәкләр төшерелгән уникаль тәлинкәләр- күргәзмәләрнең матурлыгы булып тора. Бу эшләрнең авторы 25 елдан артык ул технология укытучысы булып эшләүче Татьяна Михайловна Проворова. Ул шулай Боерган урта мәктәбендә уку эшләре буенча директор урынбасары да булып эшли. Рәсем ясау, чигү чигәргә ярату, кул белән нәрсәдер эшләү теләге аны шундый гадәти булмаган эшләр башкарырга этәрә. Татьяна Михайловна тәлинкәләре мәктәп күргәзмәләренең генә түгел, район һәм республика әһәмиятендәге күргәзмәләрнең дә үзенчәлегенә әверелде.
3 мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы волейбол федерациясенең 2020 ел йомгаклары буенча хисап конференциясе узды. Утырыш республика парламенты башлыгы, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов мөрәҗәгать итте. Владимир Александрович республикада волейбол үсешенең казанышлары һәм мөһим адымнары турында сөйләде.
Чара кысаларында Буа шәһәренең «Юность» спорт мәктәбе эше уңай бәяләнде. Ярышларда югары нәтиҗәләр һәм балалар волейболының массакүләм үсеше өчен Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан спорт мәктәбе җитәкчесе Айрат Юнысов бүләкләнде. Котлыйбыз!
8 март - әниләргә, әбиләргә, апа-сеңелләргә безнең мәхәббәтебезне, ихтирамыбызны белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Шуңа бәйле рәвештә Буа районының «Гармония» социаль педагоглары социаль педагоглар, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, үз куллары белән бәйрәм композициясен ясау буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.
Балалар джут җепләреннән гади җыелмалар, кәгазь стаканчиклар һәм декоратив тасмалар ярдәмендә матур кәрҗиннәр ясаганнар. Бу кәрзиннәрдә бижутерия, конфетлар һәм башка вак-төякләрне сакларга яки чәчәкләр өчен ваза итеп кулланырга мөмкин. Балалар әниләренең мондый истәлекле бүләккә ничек шатланачагы турында актив фикер алыштылар. Чөнки һәр ана өчен бала бүләге- иң кыйммәтле бүләк бит.
Мондый чаралар иң якын кешегә - әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары берничә көн элек башланып китте. Ир-атлар үзләренең хезмәттәшләрен, сөйгәннәрен, туганнарын котлыйлар һәм аларны шатландырырга һәм гаҗәпләндерергә тырышалар.
Бүген язгы лаләләр бәйләме белән Буа драма театрында хатын-кызларны каршы алдылар. Буа районы хатын-кызларын театрда котлау күркәм гадәткә әйләнде.
Хатын-кызларны район башлыгы һәм барлык ир-атлар исеменнән башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов котлады.
“Район башлыгы Ранис Рафис улы исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәм районның барлык ир-атлары исеменнән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез!