Бүген, 8 октябрьдә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев рәислегендә районның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырышның төп темасы район территориясендә кош гриппын ачыклау факты, аеруча куркыныч авыруның учагын бетерү буенча кичектергесез чаралар күрү буенча фикер алышу булды.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды. Габделхак Госман улы хәбәр иткәнчә, кош гриппы Буа муниципаль районының бер крестьян-фермер хуҗалыгында табылган. Ачыкланганча, йогышлы кошлар Чуаш Республикасыннан сатып алынган. Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкта эпизоотиягә каршы чаралар комплексы үткәрелә, кошлар юк ителгән.
«Бердәм салым түләве» (ЕНП)
Физик затларга салымны онлайн җиңел һәм тиз түләргә мөмкинлек бирүче электрон янчыкның аналогы булып тора
-Физик затлар милкенә салым
- Җир салымы
-Транспорт салымы
- Салым агенты тарафыннан тотылмаган НДФЛ
БЕРДӘМ САЛЫМ ТҮЛӘВЕ АША САЛЫМ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН АКЧА НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
Мәктәптә үзидарә көне уку көне кебек узды, тик аерма шунда- укытучылар урынына дәресләрне өлкән сыйныф укучылары үткәрде. 10-11 сыйныф укучылары бер көнгә үз укытучылары белән урыннар алмаштылар һәм мәктәп тормышын икенче яктан күрделәр. Мәктәпнең барлык укучылары да бу көнне мәктәп директоры боерыгы белән расланган дәресләр расписаниесе буенча шөгыльләнделәр. Үзидарә көнен әзерләүгә һәм үткәрүгә балалар бик җитди һәм җаваплылык белән карадылар.
Өлкән сыйныфлардан төрле вазифаларга кандидатуралар тәкъдим ителде, ә аннары өлкән сыйныф укучылары советы фән укытучылары дублерларын сайлады. Компьютер технологияләрен һәм дәрес үткәрүнең уен формасын кулланып, өлкән сыйныф укучылары барлык дәресләрне дә әзерләде һәм уздырды. Әдәбият, математика, химия, информатика, биология һәм башка күп кенә фәннәр бу көнне аеруча кызыклы булды, чөнки, билгеле булганча, балалар дөньяны бөтенләй башка күз белән күрә!
Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау максатларында республикада битлек режимы дәвам итә. Буа районында гражданнарның маска режимының һәм җәмәгать урыннарында Роспотребнадзор киңәшләренең үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыручы мобиль төркемнәр булдырылды.
Бүген, муниципаль район җирле үзидарә органнары, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш хезмәткәрләре составындагы мобиль төркем чираттагы рейд үткәрде. Көн дәвамында унга якын сәүдә учреждениесендә, мәгариф һәм спорт объектларында булды, шулай ук рейд вакытында шәһәр маршруты буенча йөрүче пассажир автобуслары да тикшерелде. Аларның төп бурычы-гражданнарга үзләренең сәламәтлегенә, якыннарының һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш булдыру, битлек режимын саклау максатын аңлату
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чүпрәле районы делегациясе составында Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәренең хәрби частендә булды.
Ул Буа районыннан Алексей Степанов, Аяз Шәрипов, Илзат Шәрипов, Ленар Абдулкадыйров, Наил Вәлиуллин, Михаил Григорьев, Ранис Нурмачов белән очрашты. Егетләргә район исеменнән күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды. Һава-космос часте Мәскәүдән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Буа егетләре солдат хезмәте әйбәт уза, дип әйттеләр, туган якларына сәлам тапшырдылар.
Көзнең икенче ае коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, районда эпидемиологик хәлнең начараюына китерде— шуның сәбәпле районда оешма-предприятиеләрдә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында профилактика чараларын үтәүне контрольдә тоту буенча эш көчәйтелде. Бүген «Буа» сәүдә үзәгендә "Роспотребнадзор"ның Буа филиалы башлыгы Хәсәнов Артур, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Рахманов Сергей һәм Буа районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Шәрәфетдинова Гөлинә эшмәкәрләр белән очраштылар. Алар ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы карары нигезендә коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә кибетләргә һәм хезмәт күрсәтү объектларына карата таләпләрне аңлаттылар. Эшмәкәрләргә Роспотребнадзорның әлеге яңа рекомендацияләренә колак салырга тәкъдим ителде, чөнки әлеге чараларны үтәмәү штрафка китерергә мөмкин. Иң мөһиме бизнес вәкилләренең әлеге мәсьәләгә җаваплы карашы коронавирус чирен йоктыруны мөмкин кадәр киметәчәк. Очрашу барышында сәүдә итүчеләргә белешмәлекләр дә таратылды.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Роспотребнадзорның Буа филиалы башлыгы Артур Хәсәнов, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, «Буа район үзәк хастаханәсе» нең баш табибы урынбасары Айрат Галиев, Буа районы Биологик ресурслар комитетының территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Николай Белов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Рахманов һәм башкалар катнашты.
Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән олимпиадада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча икенче этапка узган иҗади эшләр әзерләргә, тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе язарга тәкъдим итәбез!
Эссе темалары:
1. Кулланучылар хокукларын яклау ысулы буларак неустойка түләттерү.
2. Судта билгесез кулланучылар даирәсен яклауның мәгънәсе нидә?
3. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә товарларны мәҗбүри маркировкалау роле.
4. Татарстан Республикасында кулланучыларны хокукый яклау үзенчәлекләре.
Исегезгә төшерәбез, II этап – 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр дистанцион рәвештә үткәрелә.
Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, рапс җыю дәвам итә:148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га, көнбагышка килгәндә, ул 38 мең га җыелган, уңыш - 17 ц/га, 65 мең тонна суктырылган.
Бүген, 5 октябрь көнне Буа районында яңа билгеләнешләр узды. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җитәкчесе итеп Газизова Диләрә Миңнислам кызы билгеләнде.