ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2013 ел
җомга
Рөстәм Хәбибуллин, ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты:
- Кичке уннан иртәнге унгача  кибетләрдә алкогольле эчемлек сатылмый. Бу  хакта сатучы да, сатып алучы да яхшы белә. Ләкин  контроль-инспекция бүлеге белгечләре оештырган  тикшерү законның барлык сәүдә нокталарында да карусыз үтәлмәвен ачыклады.Әлшидәге  ике кибеттә  иртәнге 8.30 сәгатьтә, ә Яскүлдә 9.20 сәгатьтә  сыра сәүдәсен башлаганнар. Сатучыларны 3тән 4 мең сумга кадәр штрафлар көтә. 11 июнь көнне кабат тикшерү барышында Әлши кибете сатучысының 9.35 сәгатьтә янә сыра сатуы ачыкланды. Аңа бу юлы катгыйрак җәза биреләчәк.
1 июньнән гомумйорт ихтыяҗына түләүләрне исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Яшәүчеләр файдасынамы-юкмы? Әлеге язмада шуны ачыкларга булдык.

19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Яшь юл инспекторлары хәрәкәте оешуга 40 ел тулды. Бу датага багышлап ЮХИДИ бүлекчәсендә үткәрелгән тантана 2 номерлы лицей укытучысы Венера Гафурованы бүләкләүдән башланды.
Универсиада утының безгә 2 июль көнне килеп җитәчәген хәбәр иткән идек инде. Бүген аны кабул итүгә әзерлек иң кызуында – эстафетаның район буйлап маршруты, факел тотып баручылар, волонтерлар исемлеге билгеле, юллар, стадион төзекләндерелә, маршрут җиһазлана.

14
июнь, 2013 ел
җомга
Таң белән авыруның хәле начар, дип шалтыраттылар. Күз ачып йомганчы киенеп, медицина кирәк-яраклары шыплап тутырылган букчасын тотып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашы янына  чыгып китте – Бикмураз фельдшерлык-акушерлык пункты  мөдире Нурдания Низамова 36 ел буена  шундыйрак режимда яшәде.

8
июнь, 2013 ел
шимбә
Кайберәүләр бердәнбер әнисен, әтисен дә тәрбияләүдән ваз кичкән заманда социаль хезмәткәр Флера Аббазова берүзенә ун әби карый.
Бигрәк ачык ул, иренмичә сөйләшә, бирелеп тыңлый – өлкәннәр өчен андый характерлы кеше үзе бер хәзинә. Җитмәсә, шәфкатьлелекне дә Ходай аңа кушучлап биргән. Өлкәннәргә ярап бетүе, ай-һай, җиңел булмаса да, Флера язмышыннан канәгать:
Июньнең беренче числосыннан җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыючы закон үз көченә керде.

7
июнь, 2013 ел
җомга
Якшәмбе көнне үзәк стадионда авыл районнарының ир-егетләре командалары арасында унынчы “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында мини-лапта буенча ТР чемпионаты узды.
Узган якшәмбе көнне Буага якташыбыз, Американың Мэриленд штатының “Көнчыгыш-Көнбатыш” үзәге директоры, академик, профессор Роальд Сәгъдиев кунакка кайтты. Иң элек ул үзе исемендәге мәктәптә булды.
Бүген кырларның торышы язгы чәчүдә кем ничек эшләгәннең көзгесе кебек. Составына кырчылык белгечләре, агрофирмалар, оешмалар җитәкчеләре кергән, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендәге комиссиядән бу нисбәттән кемгә мактау, кемгә тәнкыйть эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International