ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Төзелеш тармагында хезмәтне саклау ничек куелган? Идел аръягы районнары вәкилләре катнашындагы зур сөйләшү шушы мәсьәләгә багышланды.
Шөкер, безнең зонада бу өлкәдә иминлек, тик дилбегәне бер генә минутка да кулдан  ычкындырырга ярамый. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелеше үсеше бүлеге начальнигы Илшат Гыймаев әйтүенчә, ел башыннан  республикада тө-зелештә 38 бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде. 20 кеше һәлак  булган, 17 очракта хезмәткәрләр авыр тән җәрәхәтләре алган.

28
июнь, 2013 ел
җомга
Урып-җыю эшләре старт алучы июль аена аяк басабыз. Аңа кайсы хуҗалыкның нинди әзерлектә килүен ачыклау максатында соңгы елларда онытыла төшкән комбайннар парады кире торгызыла быел. Аның белән бергә сабанчылар конкурсы да үткәреләчәк.
Бакча җир җиләге артыннан ук аның болыннардагы кардәше дә өлгерде. Кем кышлык кайнатмага, компотка, туңдырырга, дип, ә кемдер акча эшләргә исәп тотып, урман-болыннардагы, аланлыклардагы җиләклекләргә ябырылды.
Безнең районда болын җир җиләге күпләп үскән “җәй-мәләр”  Каенлык, Зур Фролово, Яшевка, Кырлаңгы авыллары янында бар. Тагын вак җиләклекләр дә бихисап.
Андыйларның очрашу урыны сәгать 2гә үзәк паркта билгеләнгән иде. Күпчелек чыгарылышлар, әлеге гүзәл мизгелләрне озаккарак сузарга теләгәндәй, бәйрәм башланганчы ук килә башлады. Ә берникадәр вакыттан соң парк  төрле төсләргә күмелде. Берсеннән-берсе матур кызлар, көяз егетләр бәйрәм  тантанасы игълан ителүне дулкынланып көттеләр. Алардан бигрәк  буй  җиткән ул-кызларына карап горурланучы ата-аналар шатлыклы минутлар кичерде.

Барлык унберенчеләрне дә куркытып торучы  бердәм дәүләт имтиханнары  да, мәктәпләрдә  чыгарылыш  кичәләре дә кичәге көндә калды. Быел районда  335 укучы мәктәп белән саубуллашты.

Жиде укучыда – 100 балл

Узган якшәмбе көнне Ульяновск шәһәренең Җиңү паркында Сабантуй гөрләде. Буалылар быел да аның үзәгендә булды.
Һәр бәйрәм тантаналы өлештән  башлана. Биредә дә буалыларның икмәкне зурлаган, милләтара дуслыкны данлаган җырлы-биюле тамашасыннан соң сәхнәгә Ульяновск өлкәсе җитәкчеләре, кунаклар күтәрелде. Беренче булып халыкны Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисе, губернаторы вазифаларын башкаручы  Александр Якунин тәбрикләде.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Чирек гасыр дәвамында “Байрак” район газетасы редакциясендә хезмәт куйган Мөнир абый Борһанов “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” исемле китап чыгарды. Аның шәхси  кичерешләре, авылдашларының сугыш һәм аннан соңгы еллардагы  мих-нәтле хезмәте турында тарихи очерклар рәвешендә басма ул.

Республикага корылык килде, дип, чаң суга белгечләр. Үткән шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә  Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңгыр яумау, эсселек аркасында кайбер районнарда кире кайтарып булмаслык процесслар башлануын белдерде.

22
июнь, 2013 ел
шимбә
Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл  хуҗалыгы  фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен орден иясе Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендәге “Коммуна” җәмгыяте районда гына түгел, республикада да данлы. Аның елның-елында игенчелек, терлекчелек өлкәсендә ирешел-гәннәре турында аерым  китап язарга булыр иде. Тик бүгенге әңгәмәбездә саннар, фактлар дөньясына “чуммаска”, ә шушы көннәрдә 60 яшен тутырган танылган җитәкчене шәхси яктан ачарга  теләдек.
350дән күбрәк комплект медаль уйнатылачак җәйге Универсиадага 10 меңнән күбрәк кунак көтелә. Ә бәйгеләрне үткәрү өчен 64тән күбрәк  объект  файдаланылачак, шул исәптән 45 мең  җанатарны сыйдырырлык футбол стадионы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International