ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Республика дәваханәләрендә “Ашыгыч ярдәм” автопарклары яңартыла. Декабрь ахырында Буага да иң начар юлларда да йөри алырлык “билендә” кызыл хачлы ике “УАЗ” автомобиле кайтарылды.
Россиянең хәрби Даны – Сталинград астында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көнендә Герой-шәһәрне саклаучылар белән үткән очрашулар авыр еллар хатирәләрен яңартты.

2
февраль, 2013 ел
шимбә
Ел  саен авыл китапханәсенә йөрүче укучылар арасында  иң күп китап укучылар белән “Китап сөючеләр” бәйрәме үткәрелә. Китапханәнең  “Иң күп китап укучысы” балалар һәм өлкәннәр өчен аерым билгеләнә. Укучы балалар өчен кичә Аксу урта мәктәбендә “Китап-галим, телсез мөгаллим” темасы астында 30 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Алдан “Иң күп китап укучы”, ”Сыйныфның иң күп китап укучысы”, “Иң күп китап укучы сыйныф” номинацияләре буенча балалар билгеләнде.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Киләсе дүшәмбедә Буада 2002 елның 4 февралендәге канлы вакыйгага унбер ел тула. Кораллы дезертирлар юлына аркылы басып, алар кулыннан һәлак булган милиция хезмәткәрләре батырлыгы бүген китапка языла
Гыйнвар уртасыннан районда авыл җыеннары башланды. Ул анда яшәүчеләрнең хәлен сорашу, проблемаларын ачыклау максатында оештырыла.
Район җитәкчелеге катнашында бу җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Коррупциягә каршы ышаныч телефоннары эшләп килә
Үткән шимбә көнне Наратлык урманында узган чаңгы ярышында яшьләр дә, олылар да актив катнашты – 30лап команда, 300дән күбрәк спортчы килде.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Былтыр ТР буенча Росреестр идарәсе җир турында законнар бозылуның 11 меңнән күбрәк очрагын ачыклады. Арада иң күбе – җир участогын үзбуйлап биләү яисә аннан билгеләнгән тәртиптә рәсми-ләштерелгән кишәрлеккә хокук бирүче документларсыз файдалану.
Иске Суыксу урта мәктәбенең физика укытучысы Рафыйк Ногманов үзенең эшләве дәверендә әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә балаларда авырлыкларны җиңү, максатка ирешә белү, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтыла.

30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Буа шәһәр прокуратурасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм торак фондны эксплуатацияләгәндә халыкны түбәләрдән төшүче кардан һәм боздан саклауга юнәлтелгән законның үтәлешен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International