ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
24 гыйнварда Универсиада Уты Кореяның Пусан шәһәреннән Владивостокка “килеп җитте” һәм эстафетаның Россия этабы башланды.
ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы эстафетасы 2012 елның 12 июлендә Франциядә старт алды – аны кабызу тантанасы Парижның 1923 елда тарихта беренче Бөтендөнья студентлар Уеннары узган Сорбонна университетында узды. Аннан Ут 5 континентта, дөньяның егермедән күбрәк портында булды. Россиядә исә факел йөртүчеләр, Көнчыгыштан Көнбатышка таба күченеп, Россиянең 30 эре студентлар үзәгенә сәяхәт кылачаклар. Ут эстафетасы Татарстанның муниципаль берәмлекләрен колачлап, Универсиада ачылган көндә Казанда төгәлләнәчәк.
Район үзәк китапханәсендә китап сөючеләр арасында үзенчәлекле конкурска нәтиҗә ясалды. Үзәк китапханәгә 1,5 мең данә әдәбият бүләк иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов “Елның иң юмарт химаячесе” исеменә лаек булды
Быел авылларда тәртип саклаучы полициянең участок вәкилләренә хезмәт урыныннан бирелүче йортлар төзеләчәк.
Бу ТР Президентының “Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында”гы 369 номерлы Боерыгы һәм ТР Министрлар Кабинетының “Милициянең участок вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген, социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә чаралар турында”гы 528 номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында быел 20 модульле йорт төзеләчәген белдерде.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

23 нче гыйнварь  2013 елны Татар Буасы мәчетендә  Мәүлет ае  мәҗелесе  һәм пейгәмбәребезнең  туган  көне  бәйрәме  уздырылды.


26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Зур Боерган авылында “Авылны үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә терлекчеләр өчен йортлар төзелде. Аларны файдалануга тапшыру тантанасы авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булды.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Каенлык авылында яшәүче Садыйковлар гаиләсе һәр көнне йокыдан бик иртә уяна. Ирле-хатынлы Зөфәр һәм Фәния, уллары Фәннур өчесе дә терлекчелектә хезмәт куялар чөнки.
Узган ел районда 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 3 автомобиль йөртү стажы 3 елдан артмаучылар гаебе аркасында килеп чыкты. Моннан нәтиҗә – автомәктәпләрдә укыту сыйфатын күтәрергә кирәк.
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына буалылар да өлеш кертә – районда аңа багышлап 4 ай дәвамында “Сәламәтлек” спартакиадасы үткәреләчәк.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Универсиада-2013 уеннарын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу рәсми тантаналары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадион исеменә конкурс игълан ителде.
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Энҗе Насыйбуллина “Перспектива” инновацияле фәнни-техник проектларның III регионара конкурсында катнашып, “Архитектура һәм төзелеш” номинациясендә беренче урын яулады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International