ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Хәвеф төймәсенә басасың һәм полиция экипажы килеп җитәчәк, мондый куркынычсызлык чаралары барлык шәһәр мәктәпләренәдә бар.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанның медпунктлар булмаган авылларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче кешеләр халык арасыннан сайлап куелды.

11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Буа медицина училищесы укучылары үзләренең талантлы һәм белемле булуларын Россиякүләм таныталар. 3нче курс студенты Радик Әбекәев Россия Федерациясе урта-махсус уку йортларында белем алучылар арасында Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган чит телдә җырлаучыларның төбәкара фестивалендә гитарада уйнап, инглиз телендә җыр башкарып, II дәрәҗә Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
01. Янгын сүндерүчеләр өчен Яңа ел “каникулы” гадәттә булмаганча тыныч узды – бер генә янгын чыгу очрагы да теркәлмәде
Яңа ел алдыннан полиция Кыш бабае бүләк тулы капчык күтәреп шәһәрдә һәм авыллардагы “авыр” гаиләләрдәге сабыйларга бәйрәм күчтәнәче өләште.
Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау төркеме өлкән инспекторы Илнур Харисов Кыш бабай ролендә, социаль педагог Гүзәл Әюпова – Кар кызы – нәниләрнең көтеп алган кунаклары.

9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Урманнарны саклауга 40 ел гомерен багышлаган “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Николай Белов предприятие карамагындагы дүрт районда яшел мәйданнарны ишәйтүгә зур игътибар бирә
Алдагы елларда район төзүчеләренә торак төзү эше күбрәк булыр, дип көтелә. Якын киләчәктә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренә кооперативлар аша квартиралар сатып алу мөмкинлеге ачыла.

29
декабрь, 2012 ел
шимбә
Хөрмәтле буалылар! 
2012нче ел тарихка китә, ләкин ул алып килгән тәҗрибә, казанышлар һәм уңышлар безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай, фидакарь хезмәт һәм уңышлар, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә казанышлар белән тулы булды. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылык курсының дәвамы булды.

28
декабрь, 2012 ел
җомга
Әлши авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Емельянов һәр Яңа ел алдыннан вазифа алмаштыра – аз сүзле, җитди җитәкчедән күңелле Кыш бабайга әверелә.
Үз куллары белән эшләгән күз явын алырлык агачлары 2 яшьлек казанлы Ваня Данилов өчен могҗиза тудыруга ярдәм итсен, дигән теләк белән Яңа ел хәйрия ярминкәсендә катнаштылар Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International