ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Автомобиль йөртүчеләр әзерләүчеләр саны елдан-ел арта. Ләкин  автомәктәпләрдә укыту сыйфаты тиешле дәрәҗәдә түгел.

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Балалар арасында гитарада уйнарга теләүчеләр саны елдан-ел арта.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче Сергей Восканян җитәкчелегендәге “Акустик гитара” берләшмәсендә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30га якын бала әлеге уен коралы серләренә төшенә.

15
декабрь, 2012 ел
шимбә
Әлеге хәйрия акциясе районда Өлкәннәр көне алдыннан башланып китте. Бүгенге көндә 22 кеше телефонлы булды.
Кыят мәктәбе укучысы Денис Никитин механизатор бабасына кечкенәдән кызыга иде. Ә үзе аннан да уздырды – техниканы төзекләндерү генә түгел, аны үзе ясый башлады.
Район үзәк дәваханәсендә коррупциягә каршы комиссия эшли. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт алу, хезмәт күрсәтү өчен акча таләп итү очрагына юлыгучы һәркемне комиссия рәисе, дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов сишәмбе көнне иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук бу хакта зарларыгызны 3-12-72 номеры буенча дәваханәнең кизү тору бүлегенә белдерә аласыз
“Роспотребнадзор”ның Буа районы һәм шәһәре буенча филиалы баш дәүләт санитар табибы урынбасары Мәдинә Хәмидуллина 30 ел дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен “Россия дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтчелегенә 90 ел” истәлек медале белән бүләкләнде.
Ноябрь аенда РФ Хөкүмәте 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерүнең федераль максатчан программасы концепциясен раслады.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Күптән түгел Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә хатын-кызлар арасында баскетбол буенча узган ТР чемпионатында буалылар өченче урын яулады.
Гомеренең 42 елын физкультура дәресен укытуга багышлаган Вячеслав Шурбин спортка мәхәббәтне укучыларында да тәрбияли алды – дәвамчылары 30дан артып китә.
Россиядә яңа пенсия реформасы көтелә. Ул, алдан фаразланганча, 2013 елда түгел, ә 2014тән генә башланачак. Үзгәрешләрнең бер ягы пенсиянең тупланма өлешенә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International