26 октябрьдә Бөтенроссия гимнастика көне билгеләп үтелә. Исегезгә төшерәбез, физик күнегүләр кеше организмын ныгыту һәм үзен яхшы хис итү өчен зур әһәмияткә ия. Респиратор авырулар-грипп, ОРВИ һәм яңа коронавирус йогышы вакытында физик активлыкны саклау аеруча мөһим. Мөстәкыйль шөгыльләрнең мөһим төре-иртәнге гигиена гимнастикасы (зарядка). Иртәнге гимнастиканы, нинди эшчәнлек төренә карамастан, барысына да эшләргә кирәк.
Гимнастиканың уңай яклары:
Татарстан Росреестры төзелеш алып баручылар һәм кредит оешмалары вәкилләре өчен онлайн-семинарда катнашты. Чараның максаты - эскроу счетларын файдаланып торак төзелешен проектлы финанслау өлкәсендә күчемсез милек һөнәри базарында катнашучыларның компетенцияләрен күтәрү. Семинар Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан башкарма хакимият органнары белән берлектә оештырылды.
Татарстан Росреестрыннан эксперт булып юридик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Магсумова чыгыш ясады.
Ведомство вәкиле аңлатканча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан эскроу-счетлар кулланып төзелә торган 74 күпфатирлы торак йортка карата өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре дәүләт теркәве уздырылган.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Гражданнар 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· агент тарафыннан тотылмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.
Салым хәбәрнамәләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга турыдан - туры шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булган очракта, салым уведомлениесен теләсә кайсы салым органына яки «Минем документлар " КФҮнә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин
Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен навигация (йөзмә) обстановкасы ноябрьнең 20 нче числосында төшерелә.
Бүгенге көндә республиканың су объектларында су температурасы 6 градуска якын, һава температурасын агымдагы атна ахырына фаразлаганча, су температурасы кышкы көннәргә якынлашачак. Мондый температурада боз ясалу процессы башлана, ә эчке сулыкларда, култык сайлыкларында боз япмалары барлыкка килә. Тиздән сулыкларда боз ясалу процессы күзәтеләчәк, димәк аз үлчәмле судноларның йөзүен туктатырга кирәк.
Инспектор участогы аз үлчәмле суднолар йөртүчеләргә 2020 елгы навигацияне төгәлләргә, сулыклардан аз үлчәмле судноларны күтәрергә һәм судноларны кышкы саклауга күчерү буенча тиешле консервация эшләрен башкарырга кирәклеге турында хәбәр итә.
Бүген «Яшүсмер» клубы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «Алтын җеп» технологиясе буенча дәрес үткәрде.
Әлеге технология ярдәмендә белгечләр яшүсмерләрнең иҗади мөмкинлекләрен, аларның мәнфәгатьләрен һәм танып-белү сферасын киңәйтә, вак моториканы, иҗади карашны һәм фантазияне үстерә, сәнгать зәвыгын формалаштыра. Бүгенге дәреснең биреме көзге темага панно ясау белән тәмамланды. Балалар җилемне рәсемнәр эскизы контурына төшерделәр, сайланган рәсем буенча җепләр тезделәр һәм җилем белән беркеттеләр. Яшүсмерләр дәрестә актив катнаштылар, яңа формалар уйлап таптылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
2020 елның 03 октябрендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 сентябрендәге 1491 номерлы карары белән расланган “Билетларны, абонементларны һәм экскурсия юлламаларын кире кайтару һәм башка затларга исемле билетларны, исемле абонементларны һәм башкарма сәнгать оешмалары һәм музейлар үткәргән тамашалы чараларга экскурсия юлламаларын үзгәртү кагыйдәләре һәм шартлары үз көченә керде” (алга таба - Кагыйдә).
Кагыйдәләр билетларга (абонементлар, экскурсия юлламалары) керүче тарафыннан кире кайтару тәртибен һәм шартларын билгели:
- тамаша кылырга килүнең үз инициативасы белән, шул исәптән электрон һәм исемле абонементлардан баш тартуы;
-тамашачының үз авыруына бәйле документаль расланган хәлләр белән бәйле тамаша кылудан баш тартуы;
-аның гаиләсе әгъзасы яки аның якын туганы булган зат үлеме белән бәйле тамаша чарасына килүдән баш тарту.
Төзүче йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү төрләре.
Төзелештә өлешле катнашу шартнамәсенең мөһим (мәҗбүри) шартларының берсе-төзүченең кулланучылар алдында йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү ("Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.12.2004 ел, № 214 – ФЗ Федераль законның 4 ст.).
Буа муниципаль районын төзекләндерүнең мөһим аспекты булып кешеләр өчен уңайлы һәм кирәкле җәмәгать киңлекләрен формалаштыру тора. Аларны булдыруда районга якташлар зур ярдәм күрсәтә. Буа районының Исәк авыл җирлегендә балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы төзелеше тәмамланды. Аны булдыру инициативасы Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы рәисе Ирек Закировныкы. Беренчесе-ясалма газонлы футбол кыры, икенче өлешендә балалар мәйданчыгы, анда таганнар һәм башка уен җиһазлары урнаштырылган. Мәйданчык универсаль, ел дәвамында балалар һәм яшьләрнең актив ялын оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Җәй көне-балаларның ялы һәм физик үсеше, һавада мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары уздыру өчен,ә кышын - балаларга иҗаты почмагы булып торачак, анда балалар өлкәннәр җитәкчелегендә кар сыннары һәм боз таулары төзи алачак.
"ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУеннән метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү мәгълүматы килде. 22 нче октябрьнең 22 сәгатьтән 23 нче октябрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез көчле җил, аның тизлеге 16 м/с ка кадәр җитәчәк.
«Буа шикәре» Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыять - 60 еллык тарихы булган предприятие. Бу дистә еллар эчендә ул искиткеч социаль базалы куәтле заманча предприятиегә әверелде. «Буа шикәре» төбәктә генә түгел, Россия Федерациясендә дә перспективалы үсеш алучы оешмаларның берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен эшкәрткәннәр, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна гранулланган чөгендер түбе (жом) җитештерелгән. Агымдагы елның 9 айында 29 мең тоннадан артык шикәр ясалган, бу узган елның шушы чорына караганда 78,3%ка күбрәк.