ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2 июль көнне шәһәр өстендә сәер объект пәйда булды.
Җәй җитүгә күбебездә “чемоданлы кәеф” башлана. Отпуск ялы алып, берәр айга начальник һәм коллегалардан, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арынып, баш ташлап ял итү турында хыялланабыз. Кем, тәвәккәлләп, “кыргый ял”га чыгып китә, икенчеләре туристлык агентлыкларының бусагасын таптый. Моннан сорау: буалылар быел кайсы тарафларга ял итәргә баралар? Кайда ял бик “кесәгә сукмый” һәм кайчан арзангарак төшә?

4
июль, 2014 ел
җомга

Үткән атна ахырында Яр Чаллы шәһәрендә сигезенче республика театраль Сабан туе узды. Буа артистлары анда иң зур – 34 кешелек команда белән катнаштылар, җитмәсә, ярышларда иң җитезләр һәм көчлеләр арасында булдылар.


Бу хәбәргә җәяүлеләрнең колагы үрә торгандыр. Дөрес, хәзер без таш сукмаклар күрмәгән халык түгел, шәһәрдә, өзек-өзек булса да, брусчатка тротуарлар салынды. Ләкин болай күмәртәләп, берьюлы берничә урамда эш башлау – беренче тапкыр күзәтелә!

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә генә ике коллеганы исерек килеш автомобильгә утырган өчен хөкем иттеләр. Эшләрне Буа районы буенча 2 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Гүзәл Усманова карады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, быел комбайнчылар алдында 55050 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.
Бердәм дәүләт имтиханнарыннан шүрләп балаларын тугызынчы сыйныфтан соң ук мәктәптән чыгарып, урта-махсус уку йортларына урнаштырабыз диюче әти-әниләр елдан-ел күбәя.

27
июнь, 2014 ел
җомга

Районда терлекләргә кышка азык әзерләү дәвам итә
Элеккеге сыйныфташларның очрашуы гадәти хәл, шуңа да газетабыз битләрендә аңа урын биргәнебез юк диярлек. Ә менә М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне моннан 60 ел элек тәмамлаучылар җыелуын ишеткәч, кызыксына калдык. Килә алырлармы һәм нинди алар бүген сигезенче дистәне тутырып килүче кичәге укучылар? 

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Чыгарылышларның, аларның әти-әниләренең шәһәр паркында җыелуы, “отличникларга” алтын, көмеш медальләр тапшыру тантанасы үткәрү соңгы берничә елда тәмам традициягә керде. Купшы киемле егет-кызларны күреп калырга бөтен шәһәр халкы килә иде. Быел “үзәк”тә бал көтмәгез, чөнки ...чыгарылышларның берсе дә медаль ала алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International