ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2014 ел
шимбә
- Шөкер, үткәннәремне горурланып искә алырлык хезмәт юлы үттем,- ди иртәгә сиксән яшен тутыручы Фаяз абый Хәйсаров. Әйе, яшьлегендә оста гармунчы, Адав-Толымбай авылы клубы сәхнәсендә төрле спектакльләрдә уйнаган егет, русчалатып әйткәндә, “первый парень в деревне” булса, озак еллар җитәкче булып эшләү дәверендә никадәр биеклекләргә иреште, күпме кешенең ихтирамын яулады.
Ветераннарның һәм пенсионерларның район Советы 2012 елның октябрь аенда  барлык яшәүчеләргә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлләрне төзекләндерүгә акчалата ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Уртак тырышлык белән 307 мең сум акча җыелды.

30
май, 2014 ел
җомга
Соңгы вакытта район үзәк дәваханәсе поликлиникасына килүчеләр көтелмәгән яңалык белән очраша – кабул итүче табиб кабинетыннан аларны, талон алырга кушып, кире боралар. Бу рәсмилек сәламәтлек саклау системасында кәгазьдәге документлардан арынып, авыруның мәгълүматларын электрон базага туплауга керешүгә бәйле.
19 май көнне Татарстан журналистлары арасында иң мәртәбәле “Бәллүр каләм” бәйгесендә иң зур бүләкне – Гран-прины “Татамедиа” агентлыгының генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов яулады һәм шул рәвешле ул “лада” автомобиленә лаек булды.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары алдагыларыннан кырыслыгы белән аерыла. Укучылар БДИ тапшыру бинасына металл эзләгеч конструкция аша үтә, аудиторияләрдә икешәр видеокүзәтү приборы процессны яздырып бара, он-лайн күзәтү дә оештырыла.
Җәйге каникуллар якынлашкан саен нарат урманындагы “Акчарлак” ял лагеренда җәелдерелгән ремонт эшләре кыза бара.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Ял үзәгендә  Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналучы сугышчыларның якыннарына аларның кайда һәм кайчан һәлак булулары турында белдерү кәгазе тапшырылды. Шулай ук сугыштан исән-сау кайтып та бүгенгәчә үзләренең хөкүмәт тарафыннан төрле бүләкләүләргә тәгьдим ителүләрен белмичә вафат булучыларның якыннары да белдеръ кәгазьләре алдылар.
Узган пәнҗешәмбедә Ырыңгы авылында традицияләрне яңартып русларның борыңгыдан килгән бәйрәме җәйге Микула көне  гөрләде.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә быелгы уку елының тәмамлануын хәбәр итеп районның барлык мәктәпләрендә соңгы коңгырау чыңлады.

24
май, 2014 ел
шимбә
Уку елы тәмамланганда йөзләгән ата-ана шуның турында баш вата. Чынлап та, җәйге каникул – иң озын ял, баланы әбигә авылга җибәреп тә, отпуск ялы алып өйдә торып та бетәрлек түгел. Бу уңайдан әти-әниләргә аз гына булса да булышу йөзеннән балаларның җәйге ялын оештыручы ведомстволар белән элемтәгә кердек һәм аларны кая урнаштыру җаен бергәләп эзләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International