ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2013 ел
җомга
Агымдагы елның 1 апреленнән РФ Транспорт министрлыгының тахографларга карата таләпләрне, куллану кагыйдәләрен, хезмәт күрсәтү һәм аны контрольләүне, алар урнаштырылган транспорт чараларының категорияләрен һәм төрләрен раслаучы боерыгы гамәлгә керә.
“Сәламәтлек” спартакиадасында катнашучы командалар шашка белән шахмат уеннарында иң акыллыларны ачыкладылар.
Боерган авылында чуашларның беренче профессиональ язучысы, тарихчы, этнограф Иван Юркинның тууына 150 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.
Чабаксар, Ульяновск, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән кайтучылар язучының музей-йорты янына җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Сәйфетдинова авыл халкын кунаклар белән таныштырды
Арендалы торак төзелеше ил күләмендә үстерелә. 2020 елга Россиядә андый торак фонды өлешен 10 процентка җиткерү бурычы куелды.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу чорда балаларның юллардагы иминлеген саклауга игътибар тагын да арта.
25 гыйнварда ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уты Россиягә килде. Эстафетаны беренче булып Приморье крае кабул итте. Казанга кадәр ул 60 мең километр юл үтеп, 20 июньдә Татарстанга, ә 2 июльдә Буага килеп җитәчәк.
Факел тотып баручылар эстафетасы маршруты безнең район аша ике тапкыр  узачак.
“Байрак” редакциясендә “түгәрәк өстәл” оештырылды, анда укучыларның юлларның, юл билгеләренең торышына кагылышлы һәм башка сораулары күтәрелде. Сөйләшүдә чакырылганнардан район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Равил МӨХӘММӘТБАРИЕВ һәм район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Раил ГАЛИМОВ катнаштылар. Ә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәет АРСЛАНОВ  сорауларга аерым җавап бирде.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
РФ Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең ТР буенча идарәсе инициативасы белән 18 марттан 28ына кадәр “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе үткәрелә.
Әлки клубы мөдире Алсу Гыйниятуллина  2012 елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре булып танылды

22
март, 2013 ел
җомга
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен күңелсез статистика белән каршылыйбыз – районда Кох таякчыклары йоктыручылар саны артканнан-арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International