ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2013 ел
шимбә
“Батыр” спорт мәктәбеннән Виолетта Вәлиуллина бер ай эчендә дзюдо буенча ике зур җиңү яулады. Гыйнвар ахырында 1999-2000 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында Казанда узган ТР Беренчелегендә 32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче булды
“ТНВ” каналында “Тәмле булсын” рубрикасын алып баручы якташыбыз Резеда Хөсәенованың Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кунаклары өчен шул исемдәге рецептлар китабын әзерләвен хәбәр иткән идек инде.
Буада туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рамилә Галиуллина картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта күптән түгел ачылган хезмәт терапиясе бүлмәсенә аяк белән тегү машинасы һәм төрле тукымалар китерде. Әбиләргә эш җитәрлек хәзер.

6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Карлы авылында яшәүче Җәүдәт абый Гыйльмановның агачка рәсем чокып ясау буенча дәресләр алганы юк. Бу аңа табигатьтән килгән.
Кышның үз хокукларыннан баш тартасы килмәсә дә, урамда – яз. Димәк, кыр эшләре башланыр чак та тау артында түгел. Хуҗалыклар бу чорны ничек көтә?

5
март, 2013 ел
сишәмбе
Район мәдәният сараенда 2012 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтләделәр.
Әлеге традицион тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров та катнаштылар.

1
март, 2013 ел
җомга
Үткән шимбәдә район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров авыл җирлекләре башлыклары белән үткән очрашуда зиратларны тәртиптә тоту мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
ДОСААФ (РОСТО) базасында үткәрелгән биштөрлелек ярышлары райондагы барлык өлкән сыйныф укучыларын  җыйды.
Узган җомгада Иске Суыксу авылында Универсидага багышлап, “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Зур Боерган, Иске Тинчәле, Иске Суыксу авыллары спортчылары катнашында үткәрелгән чаңгы ярышы чын мәгънәсендә кышкы бәйрәм төсен  алды.
РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин ата-аналарга балаларын бер генә минутка да күздән ычкындырмаска кушты: Россиядә чын мәгънәсендә сабыйларга ау башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International