ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Росреестрның ТР буенча идарәсе гражданнарга күчемсез мөлкәтне сату-алуны куркынычсыз итәр өчен алдан хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан аның турында мәгълүмат белешергә тәкъдим итә.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 8 “А” сыйныф укучысы Сергей Тарасов ТР ЮХИДИ идарәсенең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Балалар яшәеше куркынычсызлыгы” фәнни үзәге белән берлектә үткәрелгән “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит!” республика акция-конкурсында җиңү яулады
Юдино юл дистанциясе җитәкчелеге чаң суга – рельсларны аркылы чыгу юлларында  һәлакәтләр саны кискен арта.
5 номерлы мәктәп укучысы Альбина Җамалиевага гадәти хәрәкәтләр ясау өчен дә башкалардан күбрәк көч куярга туры килә. Ә менә шигырьләрне җиңел яза ул.
Яшь кенә булса да, авырлыклар күрергә өлгерде инде ул. Табиблар аның башкалар кебек тулы канлы тормышта яшәве өчен күп тырыштылар. Шуңа да Альбина табибларны фә-рештәләргә тиңли.
Йөзүдә җитезлек сынадылар узган шимбә көнне Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган “Сәламәтлек” спартакиадасында катнашучылар.
Узган елның җәендә үк кабул ителгән “Кан һәм аның катнашмалары донорлыгы турында”гы Федераль закон быелның  гыйнварыннан үз көченә керде. Аның яңалыгы нәрсәдә соң?
Аның нигезендә хәзер кан тапшырган өчен акча бирелми, бары тик туклануга 300 сум түләнә, ике түләүле ял көне  карала.

22
февраль, 2013 ел
җомга
“Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү” максатчан дәүләт программасы безнең районда да тулысынча гамәлгә ашырыла. Патриот булу яңадан актуальлек ала.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 24 ел тулу, елдагыча, “әфганчы”ларны бергә җыйды.
Район үзәк дәваханәсе педиатры Зарият Фәйзетдинова Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән “Россиянең иң яхшы табибы” конкурсында “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә беренче урын алды һәм “2012 елда Россиянең иң яхшы балалар табибы” исеменә лаек булды.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Котыру чире әледән-әле баш калкыта. Узган елда республикада 244 торак пунктта аның 296, шул исәптән Буа районында 5 очрагы теркәлде.
Килдураз, Янтуган авылларында шәхси хуҗалыкка үтеп кергән, Кайбыч авылы тирәсендә йөргән төлкеләрдә, шәһәрнең Төньяк Коммуна урамындагы мәчедә, Адав-Толымбай авылы янындагы эттә әлеге чир табылды. Куркыныч үз вакытында бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International