ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2013 ел
җомга
Буа шәһәре Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары шәһәр җирлекләре арасында “2012 елда халыкның көнкүреш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы эшләүче муниципаль берәмлек җире үзидарә органы” исеменә смотр-конкурста өченче урын алды һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның Татарстан буенча беренче этабында шәһәр беренче, ә район икенче, Боерган авыл җирлеге өченче булган иде.
Мәктәпләрдә укучыларны хезмәткә өйрәтүгә элек игътибар зур иде. Бу һаман да шулаймы? Әлеге язмада шуны ачыкларга уйладык.
Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов белдерүенчә, мәктәпләрдә технология дәресләрен алып бару өчен кирәкле җиһазлар өлешчә яңартылып тора. Мәсәлән, ике ел элек ир-балалар өчен металл эшкәртү сыйныфлары кайтартылды, ә узган ел кызлар яңа тегү машиналы булдылар

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
М. Вахитов исемендәге гимназиядә укучылар дәресләрдән тыш та инглизчә сөйләшергә өйрәнәләр. 
Мәсәлән, әлеге тел декадалары кысаларында ункөнлек дәвамында һәр балага бирем бирелә. Алар инглиз телле илләр турында дивар газетасы чыгаруда, концертларда, күңелле сәяхәтләрдә, викториналарда, җыр һәм шигырь конкурсларында, уеннарда катнашалар
Узган ел шәһәрдә һәм районда кайбер автобус тукталышларында яңа павильоннар урнаштырылды. Аларның уңайлыклары турында халыктан сораштырдык.
Буалыларның күпчелеге шәһәрнең “Мәдрәсә” тукталышындагы павильонның “шәрәлегеннән” зарланды. Яңа корылма төзек, матур булса да, аның арткы өлеше, ян-яклары ачык, эскәмия дә куел-маган.Җәмәгать транспортын көтүчеләр анда кереп җилдән ышыклана алмыйлар, утырып ял итү, авыр сумкаларны куеп торырга да мөмкинлек юк. Дөрес шә-һәр башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәет Арсланов әйтүенчә, павильоннар эченә тиздән уңайлы утыргычлар беркетеләчәк. Ә ян-як, арткы өлешләре махсус куелмаган – пассажирларның куркынычсызлыгы өчен шулай ясалган. Чөнки павильон юллар чатында “утыра”, тукталыштагы кешеләр дүрт яктан килүче автомобиль хәрәкәтен күреп торырга тиешләр. Хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторы вазифаларын башкаручы Семен Власов та әлеге фикерне хуплый.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Укытучы, терлекче, зоотехник, хисапчы... Исәк авылында яшәүче Фәнил Җәләлетдиновның һөнәрләрен тагын да санап булыр иде. 
Аның ихатасында мал-туарның төрлелегенә хәйран каласың – 5 аты, 11 сыеры, 13 бозавы, 20ләп сарыгы бар. Былтыр җәй 150 баш каз, 100 баш үрдәк үстергәннәр. Ничек кенә карап өлгерәләр, диген?!
Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче “Ритм” бию коллективы яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” ачык республика фестиваль-конкурсында “Хореография” номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды
“Буа якташлыгы” җәмгыяте оешуга 20 ел тулу уңаеннан үткән якшәмбедә Казанда Г. Тукай исемендәге филармониядә кичә үткәрелде. Ул  җәмгыять әгъзалары белән элемтәне ныгытуга тагын бер этәргеч булды.

9
февраль, 2013 ел
шимбә
Ульяновск өлкә клиник дәваханәсенең торакаль хирургия бүлеге мөдире, РФнең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Илдус Гомәров Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән “Россиянең иң яхшы табибы” конкурсында “Россиянең иң яхшы хирургы” номинациясендә беренче урын алды.
“Гражданнарны иске торактан күчерү” региональ адреслы программа дәвам итә. Аның нигезендә быел районда өч дистәдән артык гаиләне түбәле итү күздә тотыла.
Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров район Советының утырышлар залында шәһәрнең иске, тузган, уңайлыклар тудырылмаган йортларында яшәүчеләр белән очрашып, районда әлеге программаның тормышка ничек ашырылуы турында сөйләде. Шәһәрдә иске йортлар шактый. Яңаларын төзү өчен средстволар бүлеп бирелгәндә, төзүчеләр эшне тоткарламаячак. Рафаэль Хаҗи улының әйтүенә караганда, программа кабул ителгән 2011 елда 50, 2012 елда 18 гаилә яңа квартирага күченеп, өй туйлары үткәргән.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына багышлап үткәрелүче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте.
Көрәш мәйданына беренче булып волейболчылар чыкты. Спартакиадада катнашырга теләк белдергән 38 команданың 33е көч сынады анда. “Яшьлек” спорт мәктәбендә узган уеннарны ачу тантанасында спортчыларны муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров тәбрикләп, теләкләрен җиткерде. “Мондый бәйгеләрне алга таба да уздырачакбыз. Максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк кешене спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү. Чакыруны кабул итүегез өчен рәхмәт, һәр командага уңышлар юлдаш булсын”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International