ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2013 ел
шимбә
“Гражданнарны иске торактан күчерү” региональ адреслы программа дәвам итә. Аның нигезендә быел районда өч дистәдән артык гаиләне түбәле итү күздә тотыла.
Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров район Советының утырышлар залында шәһәрнең иске, тузган, уңайлыклар тудырылмаган йортларында яшәүчеләр белән очрашып, районда әлеге программаның тормышка ничек ашырылуы турында сөйләде. Шәһәрдә иске йортлар шактый. Яңаларын төзү өчен средстволар бүлеп бирелгәндә, төзүчеләр эшне тоткарламаячак. Рафаэль Хаҗи улының әйтүенә караганда, программа кабул ителгән 2011 елда 50, 2012 елда 18 гаилә яңа квартирага күченеп, өй туйлары үткәргән.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына багышлап үткәрелүче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте.
Көрәш мәйданына беренче булып волейболчылар чыкты. Спартакиадада катнашырга теләк белдергән 38 команданың 33е көч сынады анда. “Яшьлек” спорт мәктәбендә узган уеннарны ачу тантанасында спортчыларны муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров тәбрикләп, теләкләрен җиткерде. “Мондый бәйгеләрне алга таба да уздырачакбыз. Максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк кешене спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү. Чакыруны кабул итүегез өчен рәхмәт, һәр командага уңышлар юлдаш булсын”, - диде.
 Әлши авылында этнограф “Тахаръял” китабы авторы Григорий Тимофеевка һәйкәл ачылды.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Медицина училищесының 3 курс студенты Анастасия Кузнецовага укуда һәм фәнни эшчәнлектә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә ТРның махсус дәүләт стипендиясе тапшырылды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Республика дәваханәләрендә “Ашыгыч ярдәм” автопарклары яңартыла. Декабрь ахырында Буага да иң начар юлларда да йөри алырлык “билендә” кызыл хачлы ике “УАЗ” автомобиле кайтарылды.
Россиянең хәрби Даны – Сталинград астында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көнендә Герой-шәһәрне саклаучылар белән үткән очрашулар авыр еллар хатирәләрен яңартты.

2
февраль, 2013 ел
шимбә
Ел  саен авыл китапханәсенә йөрүче укучылар арасында  иң күп китап укучылар белән “Китап сөючеләр” бәйрәме үткәрелә. Китапханәнең  “Иң күп китап укучысы” балалар һәм өлкәннәр өчен аерым билгеләнә. Укучы балалар өчен кичә Аксу урта мәктәбендә “Китап-галим, телсез мөгаллим” темасы астында 30 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Алдан “Иң күп китап укучы”, ”Сыйныфның иң күп китап укучысы”, “Иң күп китап укучы сыйныф” номинацияләре буенча балалар билгеләнде.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Киләсе дүшәмбедә Буада 2002 елның 4 февралендәге канлы вакыйгага унбер ел тула. Кораллы дезертирлар юлына аркылы басып, алар кулыннан һәлак булган милиция хезмәткәрләре батырлыгы бүген китапка языла
Гыйнвар уртасыннан районда авыл җыеннары башланды. Ул анда яшәүчеләрнең хәлен сорашу, проблемаларын ачыклау максатында оештырыла.
Район җитәкчелеге катнашында бу җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Коррупциягә каршы ышаныч телефоннары эшләп килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International