ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
         Буа ипие күпме көндәшләргә дә каршы торырлык тәмле, ә аның тәме пешерүчеләрнең осталыгына бәйле. Аларның берсе икмәк пешерүче, кондитер, технолог вазифаларын 36 ел дәвамында башкарган Зөһрә Ибраһимова. Начар сыйфатлы продукция җитештереп халыкның күңелен бер кайтарсаң, “яхшы” исемен кабат  яулауның ничек кыен булачагын гомере буе аңлап яшәде. Казан кооператив техникумын тәмамлап Буа икмәк комбинатына эшкә билгеләнгән Татар Буасы авылы кызы гомерлек парын да шунда очратты – баш инженер Рәис белән чәчен чәчкә бәйләде. Ул ипи-булка әйберләренең тәмле булуында коллективның дус, бер сулышта яшәве бик булыша, дип уйлый. Кызлар бер-берсенә эштә дә, көнкүрештә дә ярдәм итешеп яшиләр.
Узган ел районда 47 янгын  теркәлде.
Аларның саны 2011 ел белән чагыштырганда 11,3 процентка кимеде
Татар Буасы авылы хат ташучысы Фәния Исхакова Буа районара поч-тамтында быелның беренче яртыеллыгы өчен халыкны газета-журналларга иң күп яздыручы булды.

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Республикада Универсиада елы, ә районда аңа багышланган спорт чаралары старт алды. 
Беренче булып  1995 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-балалар һәм кызлар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Наратлык урманына бәйгегә җыелучы яшь чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин быелгы чаңгы сезоны ачылу уңаеннан тәбрикләделәр, спорт белән дус булуларын һәм киләчәктә Универсиада кебек зур ярышларда катнашуларын теләделәр
Хәвеф төймәсенә басасың һәм полиция экипажы килеп җитәчәк, мондый куркынычсызлык чаралары барлык шәһәр мәктәпләренәдә бар.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанның медпунктлар булмаган авылларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче кешеләр халык арасыннан сайлап куелды.

11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Буа медицина училищесы укучылары үзләренең талантлы һәм белемле булуларын Россиякүләм таныталар. 3нче курс студенты Радик Әбекәев Россия Федерациясе урта-махсус уку йортларында белем алучылар арасында Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган чит телдә җырлаучыларның төбәкара фестивалендә гитарада уйнап, инглиз телендә җыр башкарып, II дәрәҗә Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
01. Янгын сүндерүчеләр өчен Яңа ел “каникулы” гадәттә булмаганча тыныч узды – бер генә янгын чыгу очрагы да теркәлмәде
Яңа ел алдыннан полиция Кыш бабае бүләк тулы капчык күтәреп шәһәрдә һәм авыллардагы “авыр” гаиләләрдәге сабыйларга бәйрәм күчтәнәче өләште.
Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау төркеме өлкән инспекторы Илнур Харисов Кыш бабай ролендә, социаль педагог Гүзәл Әюпова – Кар кызы – нәниләрнең көтеп алган кунаклары.

9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Урманнарны саклауга 40 ел гомерен багышлаган “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Николай Белов предприятие карамагындагы дүрт районда яшел мәйданнарны ишәйтүгә зур игътибар бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International