ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Узган ел районда 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 3 автомобиль йөртү стажы 3 елдан артмаучылар гаебе аркасында килеп чыкты. Моннан нәтиҗә – автомәктәпләрдә укыту сыйфатын күтәрергә кирәк.
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына буалылар да өлеш кертә – районда аңа багышлап 4 ай дәвамында “Сәламәтлек” спартакиадасы үткәреләчәк.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Универсиада-2013 уеннарын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу рәсми тантаналары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадион исеменә конкурс игълан ителде.
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Энҗе Насыйбуллина “Перспектива” инновацияле фәнни-техник проектларның III регионара конкурсында катнашып, “Архитектура һәм төзелеш” номинациясендә беренче урын яулады

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Агымдагы елда физик затларга түләүләр һәм башка бүләкләүләр үткәрмәүче страховкалаучылар алдан билгеләнгән зурлыкта страховкалау взнослары түлиләр.
Мәҗбүри пенсия страховкалавы буенча аның зурлыгы минималь хезмәт хакының (хәзергә ул 5205 сум) икеләтелгән суммасын һәм Россия Федерациясе Пенсия фондында страховкалау взнослары тарифының (26 процент) 12 айга тапкырланган суммасына тапкырлаганга тиң. Взносның гомуми суммасы бер елга 32479 сум 20 тиен тәшкил итәчәк.
Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Әбүзәров гармуннарга “гомер” өсти, ул аларны үз куллары белән төзәтә.
“Әтием Хаҗиәхмәттән күчте бугай миңа музыкага мәхәббәт. Ул гармунда уйный иде, мин дә көйне “җыеп утыра” торгач, ярыйсы  гына моң чыгарырга өйрәндем”, - ди үзе. Өендә хромкасы, Тула, Саратов тальян гармуннары бар. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган кызлары Гүзәл белән Гөлнараны гармун көе астында биетеп үстерде, дисәң дә була.
Россиядә дә, Татарстанда да быел Экологик мәдәният һәм мохитне саклау елы. Бу уңайдан  нинди бурычлар куела?

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
“Идарәче компания” җәмгыяте узган ел нәтиҗәләре буенча ишегалды җыештыручы Руфия Ратникованы шәһәрдәге күпкатлы йортларның чисталыгын тәэмин итүдә иң яхшы эшләүче, дип белдерде

Кышкы юллар ни хәлдә?


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы елларда авыр булмаган җинаять кылучыларны мәҗбүри эшкә тарту киң кулланыла башлады. Һәм, әйтергә кирәк, аның иректән мәхрүм итү җәзасын киметүдә өлеше зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International