ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

"Коммуна" ширкәтендә быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 2529 гектарда. Җитәкче Сәлим Даутов сүзләренә караганда, уңыш бу мәйданның 75 процентыннан җыеп алынган. Уртача уңыш 43,3 центнер тәшкил итә. Борчак-32,5, сабан бодае 49 центнер. Суктыруда 5 комбайн эшли. Һава шартлары уңай булса механизаторлар уракны 5-6 көн эчендә төгәлләргә планлаштыралар. Әтиле-уллы Илдус һәм Радик Насыйбуллиннар сезон башыннан 19500 центнер, Ришат Ибләминов "Дон-1500" комбайнында 16 мең центнер ашлык суктырдылар.

26 август көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 сентябрендә Буа шәһәрендә 2019-2022 елда беренче чиратта төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү узачак.

"Сетевая компания" ААҖ Буа электр челтәрләре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, 29 августта 9: 00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Буа шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гагарин урамы 15, 13 йорт, Ефремов урамы 7, 17а, 17м йорт, «Ромашка» балалар бакчасы, «Звениговский» кибете, 1нче КНС; Төзелеш урамы 19, 19А йорт.,21, 23/1, 23/2, 25, 27, 29 йорт, "Эдем" кибете, Комсомольская урамы № 9-34 йорт, БМУ бинасы; Гагарин урамы 17-38 йорт, Шиномантаж, «Татьяна», «Замира» кибетләре, медскладлар, кулланучылар ТП: 672 нче "СПМК" КТП, 585 нче "Вираж/элеватор" ЗТП, 631 нче "Куст базасы"КТП.

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.    

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Үз нотыгында  Марат  Әхмәтов  бу  атнаның  урып-җыю эшләрен  башкару   өчен  уңай  булуын  билгеләп  үтте.    Бу  көннәрдә  тәүлеккә  150 тоннадан  артык  ашлык  җыелды.  

Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә, 27 август көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

22 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Ачык Татарстан» сайтында «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында сораштырулар» бүлегендә 1 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын – яшьләрнең «тавыш» ын тәкъдим итүче ТР Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив органны формалаштыру максаты белән Тавыш бирү уза.

Буа муниципаль районының Карлы авылында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалы сатып алган «Ammann Universal АВР-240»фирмасының асфальт катнаш урнаштыру җайланмасы файдалануга тапшырылды. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Ammann» фирмасы Президенты Шнайдер Ханс-Кристиан, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, «Татавтодор» АҖ генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.


24
август, 2019 ел
шимбә

Шәһәребез елдан-ел үсә һәм матурая бара. Урамнарда транспорт агымы арта. Җәяүлеләр үзләрен куркынычсызлыкта икәнлелеген һәрвакыт сизми. Җәяүлеләр арасында балалар да бар.​ "Светофорик " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә «Баланы кулыннан ал» акциясен үткәрделәр. ​ Шәһәребезнең Мәктәп урамы буенча җәяүлеләр кичүе алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтүче  "Баланы кулыннан ал"  язуын төшерделәр. Акциядә машина йөртүчеләр дә катнашты, алар тәрбияләнүчеләргә җәяүлеләр кичү урыннарында игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Белгәнебезчә, өлкәннәр үрнәге, урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында вакытында ясаган кисәтү баланың сәламәтлеген, ә иң мөһиме - гомерен саклап кала ала.

Буада Россиянең әйдәп баручы театр әһелләре катнашында "Дөньякүләм театр процессы контекстында заманча милли театр" дигән темага түгәрәк өстәл узды. "Түгәрәк өстәл" темалары: Россия театр контекстында милли театр урыны: үсеш перспективалары; Кече шәһәрләр театрлары: грантлар беткәч ни булыр, театрларны берләштерү: перспективалар һәм проблемалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International