Шәһәрнең үзәк стадионында узган традицион Чәчәк бәйрәме Республика көненә, шәһәргә – 233, районга 83 ел тулуга багышланды.
Зур җанлылык, чәчәк исе, бәйрәм кәефе тантана итте ул көнне. Бүген рәсми чыгышлар ясалучы трибуна каршында да чәчәк-гөлләрдән плакатлар, рәсемнәр урын алган. Мәктәпләр, оешма-предриятиеләр “өйгә эш”не тулысынча башкарып чыкканнар, чәчәкләрдән композицияләрне, панноларны Экологик мәдәният һәм мохитне саклау елында яшәгәнебезне искә алып эшләгәннәр. Әрекмән, ромашка, бака яфрагы, мәчтүрә ише чүп үләннәре дә эшкә яраган.
Буа балыкчылары Бөтенроссия балыкчы көнен кармаклар белән каршы алдылар. Зур Кырлаңгы авылы буасында алар “Иң шәп балык каптыручы” исеменә ярыштылар.
Рәссам – Михаил Андреевичның гомере буе запаста торучы һөнәре булды. Мәктәптә укыганда дәресләрдән соң бәйрәм лозунглары ясаталар иде, армиядә – дивар газеталары. Ә колхозда эшләгәндә белгәне, кем әйтмешли, ипи дә ашатты. Эштән соң “Кыят” тәҗрибә участогы өчен этикеткалар “язды”. Берсе – 1 сум.
“Алгарыш” республика программасы кысаларында районның дүрт инглиз теле укытучысы җәйге каникулда Англиядә һәм Америкада инглиз телен укыту алымнарын өйрәнеп кайттылар. Чит илдән кайткан чит тел укытучылары аннан алган тәэсирләре белән теләп уртаклаштылар.
Быел укытучыларның традицион август конференциясендә мәгариф системасына яңа педагогик технологияләрне кертү каралды. Уку елы башланды, ул алдагысыннан нәрсә белән аерылачак соң?
“Онытканмын” – “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында уздырылган рейд вакытында балаларын махсус утыргычсыз алып барган әти-әниләрдән шундый аклану сүзен еш ишеттек.
Килограммын – 12 сумнан хәзер халыктан сөтне шул бәягә кабул итәргә тиешләр.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәкъдиме белән сөт җыючылар халыктан бу продукциянең килограммын 12 сумнан да ким булмаган бәягә кабул итәргә килештеләр.
Ниһаять! Йөртүчеләр автомобиль белән түмгәктән түмгәккә “сикереп” йөреп, сүгә-сүгә дә арыган Ефремов урамында иске асфальтны салдыра башладылар. Димәк, яңа юл булачак!
“Сезнең өчен вакансия юк” диләр житәкчеләр инвалидларга.
Эш һәм шөгыль үзәге оешма-предприятиеләр алдында быел 4 физик мөмкинлеге чикләнгән гражданны эшкә урнаштыру бурычы куя.
Ике кешене “Нива” агрофирмасына, тагын икесен сөт комбинатына урнаштыру планлаштырылды. Соңгы оешманың эшчәнлеге туктатылу сәбәпле, аларның да икесе эшкә урнаша алмады. Инвалидлар арасында эшле булырга омтылып та, шөгыльсез статусында йөрүчеләр тагын да бар.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион акциясен агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кем әйтмешли, “күтәреп алдылар”.