Бер төркем язучылар десанты Буада булып киттеләр.
Язучылар берлегенә – яңа кандидатура
Казан кунакларының район буйлап сәяхәте Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән башланды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең күчмә утырышы да узды һәм әлеге мәктәп укытучысы Гөлнур Айзетуллованың әгъзалыкка кандидатурасы каралды. Ул “Бәхет гөле”, “Энҗе бертекләре”, “Өч мизгел” дигән китаплар, күп шигырьләр авторы. Аның сүзләренә язылган җырларны Айдар Фәйзрахманов, ИлСаф һәм башка җырчылар башкара. Гөлнур Айзетуллова оста хикәяче дә. Кайбер әсәрләрен Мәгариф министрлыгы татар теле буенча имтиханнар җыентыгына да кертте.
Соңгы берничә елда республикада иске, авария хәлендәге авыл клублары урынына яңаларын төзетү программасы актив эшли башлады. Аның кысаларында безнең районда Күл Черкенендә яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.
Узган шимбәдә районның барлык спорт сөючеләре шәһәрнең үзәк стадионында очрашты. Биредә физкультурачы көне уздырылды.
Районда бер-бер артлы фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачылуын хәбәр иткән идек. Бу юлы әфлисун төсендәге биналарның берсенең эченә үтеп, танышып йөрдек. Халык өчен алар чыннан да уңайлымы?
Үткән дүшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыюның барышы белән танышу максатында Буага килде. Ул районның “Авангард” агрофирмасының “Новый путь” бүлекчәсендә агрофирма җитәкчеләре, белгечләр, уракта катнашучылар белән очрашты.